Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Иң көчлеләр җиңү яулады

Узган шимбәдә Олы Битаман урта мәктәбе спортзалында милли көрәш буенча турнир булды. Аны быел икенче тапкыр күренекле көрәшче Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә багышладылар. Бу көнне битаманлыларга кунакка Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, шагыйрь, Биектау якташлык җәмгыяте идарәсе рәисе Рафис Корбан, контроль-хисап...

Узган шимбәдә Олы Битаман урта мәктәбе спортзалында милли көрәш буенча турнир булды. Аны быел икенче тапкыр күренекле көрәшче Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә багышладылар.

Бу көнне битаманлыларга кунакка Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин, "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, шагыйрь, Биектау якташлык җәмгыяте идарәсе рәисе Рафис Корбан, контроль-хисап палатасы рәисе Фаил Мөхәммәтшин килде.

Битаманда заманында авыл, район, республика Сабантуйлары батыры Шәйдулла Хәйруллин яшәгән. Җирле эзтабарлар танылган якташыбызның тормыш юлы турында кайбер мәгълүматларны таба алганнар. Ул 1904 елда туган. 1927 елда Бөтенсоюз Спартакиадасында җиңгәннән соң танылу алган. Спортның шушы күркәм төре белән иртә шөгыльләнә башлаган һәм туган районында, Казанда милли көрәш буенча күп тапкырлар батыр калган. Узган гасырның егерменче еллары азагында исеме бөтен республикага танылган Бәрәзә Хафиз дигән көрәшче була. 1929-1930 нчы елларда Шәйдулла аны җиңгән, һәм нәкъ менә үзенең Татарстанның беренче батыры булуын раслаган. Шәйдулла Хәйруллин сугышта һәлак булган. Хәзерге вакытта Битаманда аның бертуганының кызы Хәлимә апа Вафина яши. Аңа 84 яшь. Аны быел да дәрәҗәле кунак буларак танылган абыйсы истәлегенә багышланган турнирга чакырдылар. Хәлимә ханымга туган авылында газиз кешесен онытмаулары һәм искә алуларын күрү күңелле.

Турнирга составына 82 көрәшче кергән 10 команда килде. Алар Алан-Бәксәр, Әлдермеш, Сая, Мүлмә, Мәмдәл, Ямаширмә, Айбаш, Суыксу, Дөбъяз авыллары вәкилләре, һәм, әлбәттә, турнир хуҗалары иде.

- Олы Битаман мәктәбе коллективының оешкан, бердәм эшен әйтеп китәсем килә. Бер генә педагог та читтә калмады, һәрберсе үз өлешен кертте: кемдер кунакларны каршы алды, кемдер укучылар белән бергәләп концерт номерлары әзерләде, кемдер авылның спорт тормышына, шул исәптән танылган якташыбыз Шәйдулла Хәйруллинга багышланган стендлар эшләде, пешекчеләр Эльмира Гәрәева һәм Сәвия Минаева төшке аш әзерләделәр - кыскасы, һәр-кемгә эш табылды. Уртак тырышлыклар белән турнирны чын спорт бәй-рәме итеп уздырдык. Авыл кешеләренең һәм кунакларның игътибарын Илдар Маликов эшләгән агач әйберләр күргәз-мәсе дә җәлеп итте, - дип сөйләде Олы Битаман авыл җирлеге башлыгы Рушания Галимҗанова.

Темадан бераз читкә китеп, шуны әйтим: авыл кешеләренә һәм турнир кунакларына яхшы кәефне авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм тудырды. Ярышлар башланыр алдыннан барысын да күңелле халык уеннарына, Яз кызы - Нәүрүзбикәне каршы алырга чакырдылар. Теләгәннәрне учакта пешкән тәмле ботка, кайнар чәй белән сыйладылар. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алды. Шундый бәйрәмдә катнашу көрәшчеләргә дәрт өстәде.

Барлык командалар да җиңү яулау теләге белән килгән иде, көрәшчеләр арасында күпләр мондый ярышларда даими катнаша, үзләренең осталыкларын арттыралар һәм киләчәккә бай тәҗрибә туплыйлар. Битаманлылар өчен иң куанычлысы - аларның тату командасы беренче урынны яулады, аларга Кубок һәм традицион тәкә эләкте. 14 көрәшче призлы урыннар алды, алардан 7 се - беренче урыннар. Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр арасында Рамил Габдрахманов, Рөстәм Фәйзрахманов, Фирдүс Габдрахманов, Рафис Хәлиуллин, Булат Шәрифҗанов, Айтуган Идрисов, Айнур Идрисов.

Битаман командасының ирешкән югары нәтиҗәләрендә тренер Фәнис Сөнгатуллинның өлеше зур. Судьялар коллегиясен Фәһим Сөнгатуллин җитәкләде.

Номинацияләр буенча җиңүчеләр ачыкланды. "Иң яшь көрәшчегә" призы Алан-Бәксәрдән Радил Фәйзиевка бирелде, "Җиңүгә омтылыш өчен" - Фирдүс Габдрахмановка, "Иң яхшы көрәш техникасы өчен" - Булат Шәрифҗановка, "Тамашачылар мәхәббәте" - Булат Мөхәрләмовка, бу өч егет Битаманнан.

Реклама

Икенче һәм өченче урыннарны Суыксу һәм Ямаширмә командалары алды.

Дусларча алкышлар астында зал уртасына милли көрәш ветераннары Рәфикъ Габдрахманов, Айрат Нәҗметдинов, Радик Галәвиев һәм Фәнис Сөнгатуллин чыкты. Аларга милли көрәшне үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Көрәш буенча турнирны матур һәм җиренә җиткереп уздыруда спонсорларның да өлеше бар. «Битаман» җаваплылыгы чикле ширкәте һәм аның директоры Шәүкәт Вахитов зур ярдәм күрсәтте. Авыл җирлеге территориясендә эшләүче һәм яшәүче шәхси эшмәкәрләр һәм көрәшне яратучылар да читтә калмаган. Спонсорлар биргән акчага җиңүчеләр өчен бүләкләр алынган, турнирда катнашучылар һәм кунаклар өчен төшке аш әзерләнгән.

Битаман турниры көрәш-челәргә осталыкны, кыюлыкны, тәвәккәллекне күрсәтү өчен чираттагы баскыч булды. Аларны алда әле күп ярышлар көтә, бу көнне алган тәҗрибә, һичшиксез, аларга киләчәктә ярап куячак.

Рәсемнәрдә: Олы Битаманда көрәш турниры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев