ГТО да тапшырдылар, шаярырга да вакыт таптылар
Чыпчык "Ромашка" балалар бакчасы 1 апрель - Көлке көнен күңелле мәшакатьләр белән башлап җибәрде. Иртәнге якта балаларның сәламәтлеген саклау, спорт белән шөгыльләнүләрен үстерү максатыннан оештырылган "Мини-олимпиада" үткәрелде. Белгәнебезчә, бу яңалык түгел. Быел бу эш һәрбер балалар бакчасында да үткәрелде һәм әле дә дәвам итә. Әлбәттә, балаларны теге яки бу физик...
Чыпчык "Ромашка" балалар бакчасы 1 апрель - Көлке көнен күңелле мәшакатьләр белән башлап җибәрде.
Иртәнге якта балаларның сәламәтлеген саклау, спорт белән шөгыльләнүләрен үстерү максатыннан оештырылган "Мини-олимпиада" үткәрелде. Белгәнебезчә, бу яңалык түгел. Быел бу эш һәрбер балалар бакчасында да үткәрелде һәм әле дә дәвам итә. Әлбәттә, балаларны теге яки бу физик күнегүләрне аңлы рәвештә башкарырга, үз организмнарының мөмкинлекләрен белергә өйрәтү - тәрбиячеләрнең мөһим бурычы. Мәктәпкәчә яшь ул - шәхеснең кеше буларак формалашуы гына түгел, ә балаларның физик үсешенә нигез салыну чоры да. Сәламәтлек турында кайгырту - тәрбия эшенең гаять әһәмиятле өлеше. Шуңа күрә дә без "Мини-олимпиада"га тырышып әзерләндек. Балалар үзләрен сынатмады. Башта рус төркеме балалары үзләренең көчләрен сынады, аннан татар төркеме балалары үзләрен күрсәтте. Шулар арасыннан Фәхреев Фидан урыннан ераклыкка сикерүдә үзенең уңышы белән безне шаккатырды. Ул 148 см ераклыкка сикерде. Усманова Сабина үзенең сыгылмалылыгы белән таң калдырды. Сәләтле балаларыбыз булу безнең өчен куаныч һәм зур уңыш.
1 апрель көне әле тәмамланмады. Безнең бакчада эш башланып китте генә дисәк тә була. Кичке якта "1 апрель - Көлке бәйрәме"нә багышланган тамаша үткәрдек. Кичәдә малайлар - кызлар, ә кызлар малайлар булып киенде. Малайларның кызлар булып киенүе, бер-берсеннән шаярып, шатланып көлүләре барыбызга да чын көлке көне булды. Малайлар яулыклар бәйләп, париклар да киеп куйгач, үзләрен танымадык та. Кичәдә балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, кунакка килгән клоуннар белән бергә биеделәр, уеннарда катнаштылар. Тамаша карарга килгән әниләр дә уеннарда теләп катнашты, күңел ачты.
Кыскасы, күңел ачу белән тәмамланган тамашадан соң, ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта еллык эшләр һәм алда торган планнар турында сөйләнелде.
Шулай итеп, Чыпчыкның "Ромашка" балалар бакчасы 1 нче апрель көнен истәлекле, матур бер көн буларак билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев