Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Физкультурачы көне

Физкультурачы көнен безнең районда узган шимбәдә спортның җиде төре буенча ярышлар белән билгеләп үттеләр. Анда мәктәп балалары да, яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. Ачылыш парадында катнашучыларны Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова каршы алды. Ул уңышлары белән башкалардан аерылып торган тренерларга һәм спортчыларга Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт...

Физкультурачы көнен безнең районда узган шимбәдә спортның җиде төре буенча ярышлар белән билгеләп үттеләр. Анда мәктәп балалары да, яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. Ачылыш парадында катнашучыларны Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова каршы алды. Ул уңышлары белән башкалардан аерылып торган тренерларга һәм спортчыларга Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Район мәктәпләре укучылары үзәк стадионда 1-6 сыйныфлар һәм 7-11 сыйныфлар - ике яшь категориясендә йөгерү буенча көч сынаштылар. Беренче урыннарны Казаклар мәктәбеннән Фаил Ибраһимов, Мәмдәлдән Инсаф Җамалиев, Бөреледән Азалия Шәйдуллина, Мәмдәл мәктәбеннән Илүзә Сәйфуллина яулады. Алар Мактау грамоталары, район гербы төшерелгән футболкалар һәм кепкалар белән бүләкләнделәр.

Шушы ук көнне Боз сараенда аның администрациясе һәм тренерлары яшь хоккейчыларның иптәшләрчә очрашуын оештырдылар. Авыл җирлекләрендәге спорт мәйданчыклары да буш тормады. Әлдермештә һәм Чыпчыкта футбол буенча, Дөбъязда - волейбол, Чыршыда һәм Биектауда баскетбол буенча иптәшләрчә очрашулар узды. "Биектау" универсаль спорт залында мини-футбол уеннары оештырылды. Район өчен әлегә яңа төр - велосипедта узышуда катнашучылар әллә ни күп булмады, әмма иң мөһиме - аңа башлангыч салыну.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев