Дзюдоист кызлар алтын һәм көмеш медальләргә ия булды
Агымдагы елның 8-9 декабрь көннәрендә Казанның «Батыр» дзюдо үзәгендә 12-13 яшьлек яшүсмерләр арасында «Балалар лигасы» ачык шәхси-команда ярышлары узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Биектау спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Вера Долганова – беренче, Камилә Мәрданова өченче урыннарны алды. Ярышларда Данил Михайлов та катнашты. Аларны "ТУЛПАР" мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучысы Шамил Вәлиулов өйрәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев