Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Данлы көрәшчеләр традицияләрен кире кайтаралар

Олы Битаман авылында милли татар-башкорт көрәше буенча Бөтенроссия спартакиадасы чемпионы Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә милли татар-башкорт көрәше буенча Биектау муниципаль районы беренчелеге булды. Катнашучыларның гомуми саны 80 нән артык иде. Авыл имамы Әдһәм хәзрәт Зиннәтуллинның вәгазеннән соң, татар-башкорт көрәше буенча район беренчелеген ачу турында игълан иттеләр һәм көч сынашулар башланды. Көрәшләр...

Олы Битаман авылында милли татар-башкорт көрәше буенча Бөтенроссия спартакиадасы чемпионы Шәйдулла Хәйруллин истәлегенә милли татар-башкорт көрәше буенча Биектау муниципаль районы беренчелеге булды. Катнашучыларның гомуми саны 80 нән артык иде.

Авыл имамы Әдһәм хәзрәт Зиннәтуллинның вәгазеннән соң, татар-башкорт көрәше буенча район беренчелеген ачу турында игълан иттеләр һәм көч сынашулар башланды. Көрәшләр бик җанлы һәм нәтиҗәле барды, хисләр келәмдә генә түгел, җанатарлар арасында да кайнады. Плакатлар, лозунглар, урыннардан көч биреп, дәртләндереп кычкырулар яшь көрәшчеләрне рухландырды. Спортчыларның күбесенә бәйгедә катнашучыларга көч биреп торырга гаиләләре белән килгәннәр иде.

Бәйрәм рухын бөтен чара дәвамында Битаман гомуми урта белем бирү мәктәбенең сәнгать коллективы һәм авыл мәдәният йорты коллективы тәэмин итте. Мәктәп коллективы директор Фәрит Мөхәрләмов җитәкчелегендә ярышлар уздыру өчен уңайлы шартлар булдырган, барлык катнашучылар өчен кайнар төшке аш оештырылган.

Үз авырлык категорияләрендә призлы урыннар алган көрәшчеләр балалар-үсмерләр спорт мәктәбеннән Мактау грамоталары һәм медальләр, шулай ук спонсорлардан акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Ярышларны оештыручылар тренерларның катлаулы эшен бәяләделәр һәм аларга һәр җиңүче өчен акчалата премия билгеләделәр.

Нәтиҗәдә 1 нче урынны очколарда зур өстенлек белән ярыш хуҗалары - Олы Битаман урта мәктәбе укучылары яулады.

Реклама

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Ф.Ф.Сөнгатуллин икенче ел инде шәкертләрен җиңүгә якынайта. Аның үзенә дә үрнәк алырлык кеше бар - чөнки әтисе Фәһим Наил улы - спорт ветераны, ул әлеге ярышларның баш судьясы булды. Җиңүче командага Ф.Н.Сөнгатуллинның шәхси хуҗалыгыннан тәкә бирелде. Икенче урында Суыксу урта мәктәбе (тренер-укытучы Р.Н.Миңнуллин), ә бронза призерлар - Ямаширмә урта мәктәбе укучылары (тренер-укытучы Л.Р.Зиннәтуллин). Мүлмә урта мәктәбе укучыларына призга бер генә очко җитмәде - алар 4 нче урында (балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Р.Г.Закиров).

Ярышларны оештыручыларның барысына да рәхмәт белдерәсе, ә яшь көрәшчеләребезгә спорт уңышлары һәм яңа җиңүләр телисе килә. Без элек-электән татар халкының горурлыгы булган әлеге спорт төренең безнең районда үсәчәгенә, ә көрәшчеләребезнең даны еракларга таралачагына ышанабыз.

Рәсемдә: яшь көрәшчеләр бил алыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев