Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Чаңгычылар көч сынашты

Бөреле мәктәбе базасында чаңгы ярышлары булды. Анда 21 мәктәптән килгән укучылар катнашты. Кышкы урман бигрәкләр дә матур инде! Әйләнә-тирәдә мамык кебек йомшак ап-ак кар, агачлар ялык-йолык килеп тора, җиңелчә суык балаларның алсу йөзләрен чеметә. Чаңгы юлының чираттагы километрын узып, без чаңгыда шууның вакытны рәхәт уздыру гына түгел, җитди тренировка да...

Бөреле мәктәбе базасында чаңгы ярышлары булды. Анда 21 мәктәптән килгән укучылар катнашты.

Кышкы урман бигрәкләр дә матур инде! Әйләнә-тирәдә мамык кебек йомшак ап-ак кар, агачлар ялык-йолык килеп тора, җиңелчә суык балаларның алсу йөзләрен чеметә. Чаңгы юлының чираттагы километрын узып, без чаңгыда шууның вакытны рәхәт уздыру гына түгел, җитди тренировка да булуы турында сирәк уйлыйбыз. Бу җиңел булмаган көч сынашуда җиңү яулаучылар: кече яшьтәге малайлар арасында 1 нче урында - И.Зиннуров (Бөреле мәктәбе), 2 нчедә - Фәррахов (Олы Кавал мәктәбе), 3 нчедә - И.Җамалиев (Мәмдәл мәктәбе). Кече яшьтәге кызлар арасында 1 нче - Е. Гаевская (3 нче Биектау мәктәбе), 2 нче - А.Галиева (Бөреле мәктәбе), 3 нче - Г. Ихсанова (Мәмдәл мәктәбе). Өлкән сыйныфларда укучы малайлар арасында
1 нче урынны М.Гаевский яулады (3 нче Биектау мәктәбе), 2 нче - Б.Низамов (Олы Кавал мәктәбе), 3 нче урында - И.Гыйбадуллин (Мәмдәл мәктәбе). Өлкән сыйныфларда укучы кызлардан В.Лукояновага (Бөреле мәктәбе) тиңнәр булмады. Г.Бариева (Мәмдәл мәктәбе), Э. Салихҗанова (Мүлмә мәктәбе) аннан беразга калыштылар.

Гомумкоманда зачетында иң яхшылар өчлегенә Бөреле, Мәмдәл, 3 нче Биектау, Ямаширмә мәктәпләре керде. Билгеле булганча, чаңгы спорты - көчлеләр өчен, һәм балалар монда үзләренең тәвәккәллек-ләрен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.

Г.ВӘЛИЕВА, «Тулпар» мәктәптән тыш эш үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев