Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Чаңгы ярышларында аңа тизлек ошый

Үсмерләрнең XXXVII нче Идел буе чаңгы марафонында 30 километрлы дистанциядә 3 нче Биектау урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Марсель Гаевский абсолют чемпион булды. Җиде ел буена зур тырышлык белән шөгыльләнү нәтиҗәсез калмаган: йөзләгән профессиональ көндәшләрен артта калдырып, Биектау егете финишка беренче булып килеп җитә. Яшь спортчының бихисап күп җиңүләре...

Үсмерләрнең XXXVII нче Идел буе чаңгы марафонында 30 километрлы дистанциядә 3 нче Биектау урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Марсель Гаевский абсолют чемпион булды.

Җиде ел буена зур тырышлык белән шөгыльләнү нәтиҗәсез калмаган: йөзләгән профессиональ көндәшләрен артта калдырып, Биектау егете финишка беренче булып килеп җитә. Яшь спортчының бихисап күп җиңүләре арасында монысы бигрәк тә әһәмиятлесе. "Чаңгы узышында миңа зур тизлек, максатчанлык ошый - җиңү бары үз кулыңда гына, уңышсызлыкларга дучар булуда берәүне дә гаепләп булмый", - ди ул. Ярышта ничек уңышка ирешергә соң, дигән сорауга, Марсель соңгы нәтиҗәгә бик күп нәрсәләр йогынты ясый, дип җавап бирде. Беренче чиратта, әлбәттә, дөрес туклану: чипсы, кока-кола кебек зарарлы әйберләр, кайвакыт бик ашыйсы килсә дә, хәтта сосиска да рационга бөтенләй кертелми. Телевизор каршында утырырга да вакыт калмый, компьютер янына да сирәк киләсең. Режим каты: уку, атнага 5-6 тапкыр күнегүләр, дәресләр.

Ничек кенә гаҗәп тоелмасын, спортта югары нәтиҗәләргә ирешергә музыка мәктәбендә уку да ярдәм итә. Ярыш буласы көнне иртән фортепианода уйнап алу Марсельгә тынычланырга һәм фикерләрен тупларга ярдәм итә икән. Спортчының төп терәге, әлбәттә, аның әти-әнисе. Тату гаилә күп кенә район һәм республика күләмендәге спорт чараларында катнаша. Сеңлесе Милена да абыйсы салган юлдан бара: ул да чаңгы узышларында һәм җиңел атлетика ярышларында Казан шәһәрендә берничә тапкыр призлы урыннар яулаган.

Марсель күп җиңүләр яулаган егет. Ул төрле ярышларда призлы урыннар алып, медальләр, Мактау грамоталары белән бүләк-ләнгән. Идел буе регионнарының иң көчле спортчылары катнашкан әлеге ярышларда җиңү Марсельгә аеруча кадерле.

Республикабыз тарихындагы гаҗәеп зур спорт вакыйгасы - 2013 нче елгы Универсиада алдыннан яшьләрнең мондый җиңүләре бигрәк тә шатландыра һәм спортта беренчелекне яуларга хыялланучылар өчен үрнәк булып тора. "Спорт миңа үз-үземә ышанганлык хисе бирә. Хәзер мин бөтен нәрсәдә дә иң яхшы була алуыма ышанам, моның өчен, алдыңа максат куеп, аңа ныклы адымнар белән барырга гына кирәк", - ди Биектау чемпионы.

Шундый егетләребез булу район спортының киләчәге өметле икәнен күрсәтә.

Рәсемнәрдә: чаңгычы-чемпион Марсель Гаевский; үсмерләрнең XXXVII нче Идел буе чаңгы марафонында җиңүчеләр.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев