Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Боксчылар яңа медальләр яуладылар

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче ун бала Россия чемпионы, СССРның спорт мастеры Олег Наумов призына "Б" классына караган бокс буенча XIII нче Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Ул 20-24 майда Волжск шәһәрендә узды. Камил Рәхимов, Әмир Илгизов, Азат Сәгъдиев - җиңүчеләр. Әмир Галиев, Әмир Сәгыйтов, Александр Захаров икенче урында. Өченче урыннар - Әлфис...

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче ун бала Россия чемпионы, СССРның спорт мастеры Олег Наумов призына "Б" классына караган бокс буенча XIII нче Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Ул 20-24 майда Волжск шәһәрендә узды.

Камил Рәхимов, Әмир Илгизов, Азат Сәгъдиев - җиңүчеләр. Әмир Галиев, Әмир Сәгыйтов, Александр Захаров икенче урында. Өченче урыннар - Әлфис Гайнуллин, Равшан Комилов, Тимур Габдрахмановта. Ярышларда 149 спортчы катнашты. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар медальләр, тиешле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

Рингта узган һәр ярыш яшь спортчыларның осталыгын арттыра бара, көрәш техникасы һәм тактикасы да яхшы якка үзгәрә. Җыеп кына әйткәндә, җиңү тырышлыксыз бирелми. "Үзен күптәннән инде иң яхшы боксчы дип таныткан Әмир Илгизов "Иң яхшы техника өчен" кубогы белән бүләкләнде.

Әлеге турнирның баш судьясы бокс буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы, Россиянең атказанган тренеры Миңнехан Вәлиуллин булды.

Үсмерләрне, тренерларны һәм балаларның әти-әниләрен уңышка ирешүләре белән котлыйбыз. Яңа көрәшләрдә дә җиңүләр көтеп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев