Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

БОКСЧЫ ЕГЕТЛӘР СЫНАТМАДЫ

СССР спорт мастеры, СССР кубогы финалисты Н.М. Ведерников истәлегенә бокс буенча "Б" классында VI нчы Бөтенроссия турниры булды. Йошкар-Ола шәһәренең ачык беренчелеге кысаларында үткәрелгән бу ярышта Биектау балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче өч үсмер катнашты. Ярышлар 2012 елның 13 декабреннән 15 декабренә кадәр узды. 69 килограммга кадәр авырлык категориясендә үсмерләр арасында...

СССР спорт мастеры, СССР кубогы финалисты Н.М. Ведерников истәлегенә бокс буенча "Б" классында VI нчы Бөтенроссия турниры булды.
Йошкар-Ола шәһәренең ачык беренчелеге кысаларында үткәрелгән бу ярышта Биектау балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче өч үсмер катнашты. Ярышлар 2012 елның 13 декабреннән 15 декабренә кадәр узды. 69 килограммга кадәр авырлык категориясендә үсмерләр арасында Илнар Гафиятуллинның чыгышы бик матур иде - ул бу турнирның чемпионы булды, спорт мастеры кандидатына нормативны үтәде. 1999-2000 елгы үсмерләр арасында 1 нче урынны Тимур Сафиуллов яулады (72 кг.лы авырлык категориясе). Илназ Мәүлетов үзенең 56 кг.лы авырлык категориясендә бронза призеры булуга иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев