«Биектау» хоккей клубы спортчыларының 5 җиңүе
Күптән түгел Идел буе Федераль округы беренчелегенә барган ярышларның чираттагысы узды.
Искәртеп үтәбез, ярышлар сентябрь аеннан май аена кадәр атна саен уздырыла. Узган атнада «Биектау» хоккей клубы уенчылары «Смена» (Казан), «Сарматлар» (Оренбург), «Нефтехимик» (Нижнекамск) һәм «Кар барслары» (Арча) командалары белән очрашты. 2009, 2010, 2012 һәм 2013 елда туган яшь хоккейчылар, җиде уенда катнашып, шуларның бишесендә җиңү яулады. Уеннарга нәтиҗәләр май аенда ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев