Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

Безнекеләр – беренче лигада!

Биектау районының өлкәннәр җыелма командасы футбол буенча икенче лигада Татарстан беренчелегендә беренче урынны яулады. Безнең футболчылар Кама Тамагында һәм Балык Бистәсендә зона этабын уңышлы уздылар. Финал Чистайда булды, анда алар өч уенда катнаштылар - икесендә оттылар, берсе ничьяга булды. Капкачы Марсель Сәмигуллин бер генә тупны уздырды. Җәлил, Норлат һәм Чистай...

Биектау районының өлкәннәр җыелма командасы футбол буенча икенче лигада Татарстан беренчелегендә беренче урынны яулады.

Безнең футболчылар Кама Тамагында һәм Балык Бистәсендә зона этабын уңышлы уздылар. Финал Чистайда булды, анда алар өч уенда катнаштылар - икесендә оттылар, берсе ничьяга булды. Капкачы Марсель Сәмигуллин бер генә тупны уздырды. Җәлил, Норлат һәм Чистай шәһәрләре командалары белән уйнарга туры килде. Нәтиҗәдә тренер Станислав Тюринда тәрбияләнүчеләр беренче лигага күчтеләр. Мондый мөһим җиңүгә футболчылар зур тырышлыклары нәтиҗәсендә ирештеләр. Команда составында - Биектаудан һәм Бөреледән 1994-1995 нче елгы ир-егетләр.

Сентябрь аеннан мини-футбол уеннары башланачак, ә киләсе елның язында безнең команда беренче лигада җиңү өчен көрәшәчәк.

Якшәмбе көнне кич белән җиңеп кайтучыларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин, балалары белән тормыш иптәшләре, яшьләр, каршы алды. Футболчыларны котлап, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Спортчылар ирешкән уңыш - спортка зур игътибар бирелә торган Биектау районы өчен шатлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев