Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СПОРТ

БЕРДӘМ КОМАНДА БУЛЫП

Менә инде ничә ел февраль аенда ил буенча чаңгы ярышлары уза. Бу ярыштан безнең җирлек тә читтә калмый. Быел да 10 февраль көнне чаңгыларыбызны алып, без, Айбаш җирлегендә яшәүчеләр, зур бәйрәмгә барган кебек Биектау стадионына чаңгы ярышына бардык. Бәйрәм бәйрәмчә булсын дип ахыры, табигать тә сынатмады. Көн бик матур булды....

Менә инде ничә ел февраль аенда ил буенча чаңгы ярышлары уза. Бу ярыштан безнең җирлек тә читтә калмый.
Быел да 10 февраль көнне чаңгыларыбызны алып, без, Айбаш җирлегендә яшәүчеләр, зур бәйрәмгә барган кебек Биектау стадионына чаңгы ярышына бардык.
Бәйрәм бәйрәмчә булсын дип ахыры, табигать тә сынатмады. Көн бик матур булды.
Ярышка Айбаш урта мәктәбе дә тырыш, оста чаңгычыларын алып килде. Алар үзләренең җитез һәм кыю булуларын бөтен район халкына күрсәттеләр.
I нче сыйныфта укучы Гыйлаҗев Айрат I нче урын, III нче сыйныфта укучы Ганиев Рашат
II нче урын, Х нчы сыйныф укучылары Гайнуллин Инсаф белән Насыйрова Гөлфинә III нче урынны яуладылар. Укытучылары Зиннәтуллин Ленар Нәгыйм улы алар белән горурлануын белдерде, аларга киләчәктә тормышта да, укуда һәм спортта да зур уңышларга ирешүләрен теләде.
Айбаш гомуми урта мәктәбе директоры Лотфуллин Надыйр Вакыйф улы да укучылары өчен бик куанды, үзе дә үрнәк күрсәтеп ярышта I нче урынны яулады. Ярышта шулай ук укытучылардан Сираҗиев Зөлфәт белән Хәмитова Энҗе дә катнашты.
Айбаш җирлегеннән урын алып кайтучылар алар гына түгел әле. ЦСОН "Өмет"тә социаль хез-мәткәр булып эшләүче Галиева Гөлназ III нче урынны, мин, Зур Көек авылы клуб мөдире Гайнуллина Ләйсән - I нче урынны һәм Айбаш авыл җирлеге башлыгы Сафиуллин Равил Рәкыйп улы - II нче урыннарны яуладык. "Татмелиорация-Агро" ширкәтендә эшләүче Сабиров Айрат бездән беразга гына калышты.
Шулай итеп без, айбашлылар, үзебезнең җитез булуыбызны, спорт белән дус булуыбызны исбатлап кайттык. Киләчәктә дә спорт белән шөгыльләнүнең организм өчен һәм рухи дөньябыз өчен файдалы һәм кирәкле булуына төшендек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев