Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РУХИ ДӨНЬЯБЫЗ

Биектау авылында зур ифтар ашы

Изге Рамазан аенда олы ифтар ашын уздыру районыбызда күркәм гадәт булып урнашты. Менә быел да Биектау авылындагы "Тулпар" кафесына барлык авыл җирлекләреннән ураза тотучы мөселманнарны чакырып сыйладылар. Изге Рамазан ае мөселман халкы өчен башкаларыннан аерылып тора торган иң кадерле ай. Рамазан - җиргә Коръән иңгән ай. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр хәдисендә...

Изге Рамазан аенда олы ифтар ашын уздыру районыбызда күркәм гадәт булып урнашты. Менә быел да Биектау авылындагы "Тулпар" кафесына барлык авыл җирлекләреннән ураза тотучы мөселманнарны чакырып сыйладылар.

Изге Рамазан ае мөселман халкы өчен башкаларыннан аерылып тора торган иң кадерле ай. Рамазан - җиргә Коръән иңгән ай. Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәр хәдисендә Рамазан ае башланганда тәмугъ капкалары ябылыр, ә оҗмах капкасы ачылыр, дип язылган. Икенче хәдистә исә: "Әгәр дә кешеләр Рамазан аеның өстенлекләрен белсәләр, аның мәңге дәвам итүен теләрләр иде", - диелгән.

Авыл имамнары сүзенә караганда, районда ураза тотучылар, ифтар ашыннан соң мәчеткә кичке тәравих намазына йөрүчеләр саны елдан-ел арта бара икән. Алар арасында яшьләр булуы бигрәк тә сөенечле. Мондый кешеләр, әлбәттә, туры юлдан беркайчан да читкә тайпылмаячаклар, шәригать кануннары буенча яшәячәкләр. Ә ул кануннар кешене бары яхшылыкка, сабыр, миһербанлы булырга, тәкъвалыкка өйрәтә.

Рамазан аеның икенче яртысына кердек. Районда, ураза тотучыларны чакырып, матди ярдәм күрсәтүчеләр акчасына мәчетләрдә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, мәдәният учреждениеләрендә, мәктәп-ләрдә хәйрия ифтар ашлары ешрак уздырыла башлады. Инде алда әйтеп үткәнемчә, әле шушы көннәрдә генә Биектау авылында район күләмендәге ифтар мәҗлесе булды. Коръән ашына җыелган барлык мөселманнар белән бергә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм күп авыл җирлекләре башлыклары да ахшам намазы укыдылар һәм авыз ачтылар.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ифтарга җыелучыларга котлау һәм сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул һәркемгә уразаны соң-гы көненә кадәр тоту өчен сәламәтлек, рухи ныклык теләде. Рөстәм Галиулла улы әхлакый тәрбиянең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул һәркемне бу айда бары күркәм гамәлләр генә кылырга өндәде.

Ифтарга килгән кунаклар арасында Татарстан мөфтие урынбасары Нияз Сабиров та бар иде. Ул изге Рамазан ае турында вәгазь сөйләде.

- Бу айда тәүбә итүчеләрнең гөнаһлары кичерелүгә, кылган гамәлләрнең бары изге максатта гына булуына өмет бермә-бер арта. Шуңа күрә дә, Рамазан аена кергәч, элек кылган гөнаһларың өчен Ходай Тәгаләдән гафу үтенергә, булдыра алганча яхшы эшләр эшләргә, намазны калдырмаска, әти-әниеңне, якыннарыңны һәм әйләнә-тирәдәгеләрне сөендерергә, башкаларга ачу сакламаска, тәравихларны җиренә җиткереп башкарырга кирәк, - диде ул.

Сәгате-минуты җиткәч, Нияз Сабиров тиешле доганы укыды һәм барлык мөселманнар бергәләшеп авыз ачтылар.

Ураза җәйге айларга туры килгәндә авыз ачу белән ахшам намазы бер үк вакытка туры килә. Ифтарны оештыручылар, әлеге үзенчәлекне истә тотып, башта ук һәркемгә сулы шешәләр таратып чыкканнар.

Аннары мөселманнар ахшам намазын уку өчен тигез рәтләргә тезелештеләр. Идрис хәзрәт Сәлүк укыган Коръән сүрәләрен тын да алмыйча тыңладылар. Быел Татарстанга Төркиядән Коръәнне яттан белүчеләр - егермедән артык коръән-хафиз килде. Алар республика мәчетләренә таралдылар. Идрис Сәлүк - шуларның берсе. Ул районыбызның үзәк мәчетендә ахшам, ястү һәм тәравих намазларын уздыруда катнаша. Дин тотучы мөселманнар да, имамнар да моңа бик шат. Коръән аятьләрен Россия Ислам университеты шәкерте Сәит Даут та укыды.

Ахшам намазы тәмамланганнан соң барысын да кичке аш өчен хәләл ризыклар әзерләнгән "Тулпар" кафесына чакырдылар.

Быелгы ифтар башкаларыннан анда дини җыр-мөнәҗәтләр башкаруы белән бөтен республикага танылган артист Ильяс Исхаковның катнашуы белән аерылып торды. Аның башкаруындагы Рамазан ае, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте, яхшылык, изгелек турындагы мөнә-җәтләрне барысы да игътибар белән тыңладылар.

Районның имам-мөхтәсибе Тәлгать хәзрәт Гайфуллин, ифтар тәмамланганнан соң:

- Без, дин әһелләре, дин тотучы мөселманнар янында район һәм җирле власть органнары җитәкчеләре дә булуга сөенәбез. Бу - халыкны берләштерүгә һәм татулаштыруга бик әйбәт үрнәк. Олы ифтар исламның кешеләрне изгелеккә, сафлыкка, шәфкатьлелеккә өндәвенә тагын бер дәлил. Иншалла, җитәкчеләр һәм җирлек башлыкларыннан үрнәк алып, башка кешеләр дә исламга тартыла башлар. Коръән кануннары буенча яшәүчеләр, аерым алганда, ураза тотучылар саны да артыр, - дип билгеләп үтте.

Ифтар ашын оештыруга Филсинә белән Фоат Хәлиуллиннар бик күп көч куйганнар. Хезмәт күр-сәтү өчен чакырылган кешеләр дә үз вазифаларын җиренә җиткереп, төгәл башкардылар.

- Мин район башлыгы инициативасы буенча оештырылган ифтарга чакырылуыма бик шатландым, - диде ифтарга килгән Люция апа Галимова. - Барысы да алдан әйбәтләп уйланылган. Коръән-хафиз укыган Коръән аятьләрен рә-хәтләнеп тыңладык. Ифтарны оештыручыларның барысына да рәхмәт. Ходай Тәгалә аларның һәркайсын сәламәтлеклек белән сыйласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев