Безгә күп кирәкми
Без, өлкән буын кешеләре, сугыш чоры балалары, тормышта яхшыны аз күрдек, күбебезнең балачагы ятимлектә узды, бөтенебез дә укый алмады.
Җиде сыйныф бетердек тә сыер савучылар, дуңгыз караучылар булып эшли башладык, атлар җиктек, җир сөрдек, чәчтек. Бер мизгелдә барысы да җимерелде, хәтта эре авыллар бушап калды, күп урыннарда җирләр эшкәртелми, юллар...