ХӘТЕР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лаеклы тормыш юлы үткән
2015 елның 10 апрелендә Бөек Ватан сугышында катнашкан Шлюкова Анастасия Егоровна юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Ул Соловцово авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, 18 яшьлек кызны Дөбъяз район хәрби комиссариатына чакырып алалар. 57 нче армиягә билгелиләр. Горький шәһәренә радиотелеграфчылыкка укырга җибәрәләр. Морзе азбукасын өйрәнәләр, яшерен мәгълүмат тапшыралар. 1944 елда...
-
Сүнмәсен гаилә учагы
Әйе, Бөек Җиңүгә 70 ел тула инде... Сугыш еллары ераграк калган саен, ныграк искә төшә шул, хатирәләр торган саен күбрәк яңара бара. Ә Айбаш урта мәктәбендә узган кичәдән соң, алар тагын да ачыграк күз алдына килде... Әйе, авыр булды бу сугыш еллары. Мин сугыш чоры баласы. Хәзер 79 яшемдә. Әтием...
-
Исемдәге хатирәләр – Җиңү ядкаре
Сугыш ачысы бер гаиләне дә читләтеп үт-мәгән. Мин Олы Солабаш авылының батыр ир-егетләре турында язарга телим. Безнең авыл зур булмаса да, аннан яу кырына илне сакларга йөзгә якын ир-егет киткән, аларның 42 се генә әйләнеп кайта, 54 е мәңгелеккә читтә ятып кала. Яу кырыннан исән-имин кайтып, бик зур авырлыклар белән...
-
Ветераннар бәйрәме
Коркачык авыл җирлегендә, бөтен райондагы кебек, сугыш ветераннары юбилей бүләкләре алды. Медальләр тапшыру өчен Коркачык станциясендәге авыл клубына тыл хезмәтчәннәрен чакырдык. Котлау сүзе белән аларга авыл җирлеге башлыгы Кадрия Хәйбуллина мөрәҗәгать итте. Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" дип аталган...
-
“Без иртә өлкәнәйдек”
Сугыштан соңгы буын Бөек Ватан сугышы турында Җиңү өчен көрәшкән фронтовикларның истәлекләреннән генә түгел, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары сөйләгәннәр буенча да белә. Нәкъ менә шулар фронтны икмәк, кием-салым, корал белән тәэмин иткән, тылда авыр хезмәт белән җиңүне якынайткан. Сугыш чоры балалары - 10-15 яшьлек үсмерләр - өлкәннәр белән...
-
Яу кырында да, тыныч хезмәттә дә сынатмаган
Айбаш мәктәбендә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Гарәфиев Садри абый белән очрашу булып узды. Шушы уңайдан мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Әлфинур Нуртдин кызы "Батырларын барлый халкым" дигән әдәби-музыкаль кичә оештырды. Бу очрашуда без иң элек Садри абыйның тормыш юлы белән таныштык. Ул 1924 нче елның 17...
-
Бабамның куллары алтын булган
Үтә гомер, ага сулар, Бер-бер артлы уза еллар, Бөек Җиңүгә дә 70 ел дип, Сафын барлый ветераннар. Минем бабаем, Гыйниятуллин Хидият Гыйният улы, икенче бала булып Казаклар авылында 1910 нчы елның 20 маенда дөньяга килгән. Авыр заманалар булса да, 3 класс белеме белән татарча, кадимча, русча, латинча яза һәм укый...
-
Күп авырлыкларга түзгән ул
Беркемне дә читләтеп үтмәгән сугыш. Кемнең газиз баласын, кемнең ирен, кемнең сөйгән ярын тартып алган ул. Фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнарның исемнәре, ташка уелып, һәр шәһәрнең, һәр авылның үзәгендә тора. Алар безгә шул еллардан дәшә кебек: "Саклагыз без яулаган Җиңүне! Сугышларга юл куймагыз! Илебез бәхете өчен гомерләрен биргәннәрнең берсен дә...
-
Геройлар батырлыгы онытылмасын
Быел мөһим вакыйга - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтелә. Һәр буын да геройларны, аларның батырлыкларын истә тотарга тиеш һәм аларның гомерләре бәрабәренә яулап алынган тынычлыкны бөтен көч белән сакларга тырышырга кирәк. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган район конференциясе үсеп килүче буында патриотлык сыйфатлары һәм Ватан...
-
Без – Биектау җиреннән
«Безне сугыш чыныктырды» Егоровларның балалары да язмышларын ил язмышына бәйләгән. Өлкән уллары Сергей 19 яшендә фронтка киткән һәм 1943 елда Сталинград янында һәлак булган. Виктор Никифоровичның апасы Валентина пединститут тәмамлаган. Сугыш вакытында аны оборона объектлары төзергә җибәргәннәр. Анда ул каты салкын тидерә һәм, авырудан терелә алмыйча, япь-яшь килеш дөнья куя....
-
Документ белән расланган батырлык
(Ахыры.) Батырлыклары өчен бирелгән бүләкләре документлар белән дәлил-ләнгән сугышчылар турында сөйләүне дәвам иттерәбез. Бүләкләү кәгазеннән алынган өземтәләрнең үзгәр-түсез бирелүен искәртәбез. КОРОЛЬКОВ Александр Васильевич, 1924 нче елгы, Алат авылыннан. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итү кәгазеннән өземтә. Лейтенант, Кызыл Байраклы Богдан Хмельницкиий орденлы Киев-Дунай дивизиясе 78 нче укчылар Белград полкының...
-
Бабаем Псков җирендә һәлак булган
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгәндә, туганнарыбызны, сөекле һәм якын кешеләребезне искә аласы килә. Аларның батырлыклары һәм каһарманлыклары безне тыныч тормышта яшәтә. Вакыт узган саен, Җиңү көне дә бездән ераклаша бара. Ләкин аның хатирәсе хәзерге буынга да, киләчәк буыннарга да халыкның үз Ватанына җаны-тәне белән бирелеп хезмәт итүенең...
-
“Сугыш безне яшьтән чыныктырды”
Еллар узган саен, сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы еллардагы авыр чаклар ешрак искә төшә. Сугыш чоры балаларының барысының да язмышында җуелмас эз калдырган алар, чыныктырган, кыенлыкларны җиңәргә һәм куйган максатларга ирешергә өйрәткән. Мөзәянә 1942 нче елда гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Фронтка киткән әтисе аннан каты авыру булып кайта...
-
Без – Биектау җиреннән
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән беррәттән быел безне, Биектау районында яшәүчеләрне, тагын бер истәлекле көн көтә. Ул - район оешуның 80 еллыгы. Бу юбилейга районның күп учреждениеләре һәм оешмалары әзерләнә, чөнки алар да - районның яшьтәшләре бит, аның белән бер елны барлыкка килгәннәр. Безне барыбызны...
-
Документ белән расланган батырлык
Батырлыклары өчен бирелгән бүләкләре документлар белән дәлилләнгән сугышчылар турында сөйләүне дә-вам иттерәбез. Бүләк-ләү кәгазеннән алынган өземтәләрнең үзгәр-түсез бирелүен искәртәбез. ФАЗЫЛОВ Җиһангир Фазыл улы, 1919 нчы елгы. 23 нче Гвардия укчылар корпусы буенча (хәрәкәттәге армия) 1944 елның 12 нче сентябрендәге № 79/н боерыгыннан. Гвардия лейтенанты, 67 нче Гв. укч. дивизиясе батальоны...