Ришвәтчелеккә каршы көрәшне көчәйтергә кирәк
"Ришвәтчелеккә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2011 елның ноябрендә Федераль закон кабул ителде (әлегә үз көченә кермәде). Төзәтмәләр ришвәтчелек белән көрәш чараларын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләренең һәм дәүләт (муниципаль) вазифаларын башкаручы затлар өчен хокуклар, бурычлар, чик-ләүләр һәм тыюлар билгеләнгән....
"Ришвәтчелеккә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2011 елның ноябрендә Федераль закон кабул ителде (әлегә үз көченә кермәде).
Төзәтмәләр ришвәтчелек белән көрәш чараларын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләренең һәм дәүләт (муниципаль) вазифаларын башкаручы затлар өчен хокуклар, бурычлар, чик-ләүләр һәм тыюлар билгеләнгән. Шул рәвешле, федераль һәм региональ парламентларның әгъзалары, регионнарның, муниципаль берәмлекләрнең һәм җирле администрацияләрнең башлыклары керемнәр, милек һәм милек характерындагы бурычлар (үзенеке, ире-хатыныныкы һәм балигъ булмаган балаларыныкы).
Дәүләт хезмәткәрләре өчен билгеләнгән бурычлар, чикләүләр һәм тыюлар дәүләт органнары алдына куелган бурычларны үтәүче дәүләт корпорацияләре һәм фондлары хезмәткәрләренә, шулай ук учреждениеләр һәм предприятиеләрнең хезмәткәрләренә кагыла. Мондый затларның исемлеген аерым билгелиләр. Дәүләт хезмәткәрләренең үзлә-рендә булган кыйммәтле кәгазьләрне мәнфәгатьләр конфликтын булдырмас өчен ышаныч идарәсенә тапшыру бурычы кертелә.
Дәүләт хезмәткәрләрен эштән азат итүнең яңа нигезләмәсе каралган - ышанычны югалту аркасында. Мондый җәза мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау яки җайга салу буенча чаралар күрмәү, керемнәр турында мәгълүмат бирмәү яки ялган һәм тулы булмаган мәгълүматлар бирү, риш-вәтчелеккә омтылыш турында хәбәр итмәү. Шулай ук эштән азат итү өчен нигез булып эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, коммерция оештыру белән идарә итү органнарының эшендә түләүле нигездә катнашу, коммерциясез хөкүмәтнеке булмаган чит ил органнары составына керү тора ала. Бер-берсенә турыдан-туры буйсынып, шул ук органда хезмәт узу тыелган якын туганнар исемлегенә балаларның ирләре-хатыннары да кертелә.
Банк һәм салым сере тө-шенчәләре чикләнгән. Кредит оешмалары, теркәүче һәм салым органнары дәүләт власте органнары җитәкчеләреннән аңа буй-сынучыларның, шулай ук дәүләт хезмәтенә дәгъва итүчеләрнең керемнәре һәм милке турында мәгълүматларны (операцияләр, счетлар һәм кертемнәр турында мәгълүматларны да кертеп) күрсәтергә тиешләр. Банк сере турында положениеләр түләү системалары операторларына, түләү клиринг һәм операция үзәкләренә, шулай ук электрон акча күчерүләргә кагыла.
Дәүләт, чиновникларның законсыз гамәлләре аркасында гражданнарга килгән зыянны каплап, гаепле-ләрдән регресс тәртибендә түләнгән суммаларны мәҗбүри түләттерә ала.
Чиновниклар тарафыннан бирелә торган мәгълүматларның дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү өчен оператив-эзләү чаралары очраклары конкретлаштырыла.
Норматив-хокукый актларга антикоррупцион экспертиза уздыру тәртибенә төзәтмә-ләр кертелде.
Федераль закон, гамәлгә керүнең башка срогы каралган аерым положениеләр-дән кала, аны рәсми төстә бастырып чыгарганнан соң 10 көннән үз көченә керә.
Ф. ГАЙФУЛЛИН, ТР Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев