Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Язмышыма чиксез рәхмәтлемен”

Күптән түгел хезмәт ветераны - шигърият сөюче Илсур Минһаҗ улы Әхмәтовның яңа китабы дөнья күрде. Бу аның икенче китабы. Беренчесен 1999 нчы елда үзебезнең редакциядә уртак тырышлык белән гади принтерда бастырып чыгарган идек, ул "Сездә туа минем җырларым" дип аталды. Аңа Илсур Минһаҗ улының 45 шигыре керде. Булган техник шартлар...

Күптән түгел хезмәт ветераны - шигърият сөюче Илсур Минһаҗ улы Әхмәтовның яңа китабы дөнья күрде.
Бу аның икенче китабы. Беренчесен 1999 нчы елда үзебезнең редакциядә уртак тырышлык белән гади принтерда бастырып чыгарган идек, ул "Сездә туа минем җырларым" дип аталды. Аңа Илсур Минһаҗ улының 45 шигыре керде. Булган техник шартлар китапны саллырак итәргә мөмкинлек бирмәде, тик шулай да бу беренче тәҗрибә иде һәм, миңа калса, Илсур абый моны бик шатланып кабул итте, ә без, үз чиратыбызда, актив авыл хә-бәрчесен сөендерүебездән канәгать калдык.
Ямаширмәдә узган "Авыл көне"ндә сүз авыл аксакалы Илсур абыйга да бирелде. Җыелучыларны ул кыскача гына үзенең тормыш юлы белән таныштырып узды: "1929 елның 27 нче октябрендә Ямаширмәдә тудым. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы чорда ятимлек ачысын тулысынча татыдым. Армиядә хезмәт иттем. 16 ел колхоз бригадиры булып эшләдем, 5 ел районның иң зур партия оешмасының берсендә партком секретаре булдым. 13 ел - Ямаширмә авыл Советы рәисе. Бу елларда бездә яңа урта мәктәп, мәдәният йорты, һәлак булган якташларга һәйкәл һәм башка объектлар төзелде. 1989 нчы елдан пенсиядә", - диде Илсур Минһаҗ улы. Һәм туган авылына багышланган шигырен укыды. Кәгазьгә күз дә салмыйча, яттан сөйләп чыкты. Нинди зирәк бит безнең ветераннарыбыз, ирексездән күңелдә алар өчен горурлык хисе уяна.
Илсур Минһаҗ улы авыл тормышында актив катнаша, күп еллардан бирле ветераннар советын җи-тәкли, авылда мәхәллә рәисе булып тора. Ул киң күңелле, эш сөючән, намуслы кешеләр турында район газетасына мәка-ләләр яза. Аның тормышында шигърият зур урын алып тора. Танылган шагыйрьләр бәлки аның әсәрләрендә җи-тешсезлекләр дә табарлар, әмма шунысы бәхәссез: шигырьләрнең һәр юлы, һәр сүзе авторның йөрәге аша узган һәм алар аның янәшәсендә яшәүчеләргә бик ошый. Аның иҗатында туган авылга, аның кешеләренә зур урын бирелә. Ул истәлекле вакыйгалар, туган көннәргә, авылдашларының юбилейларына багышлап та шигырьләр чыгара. Концертлар һәм тематик кичәләр вакытында шигырьләрен укый. Төрле елларда язылган шигырьләре менә хәзер "Язмышыма чиксез рәхмәтлемен" дигән җыентыкка тупланган.
«Яшисем килеп яшәдем,
Нәфесем тыялмам инде,
Сиксән өч яшькә
җитсәм дә,
Яшәп туялмам инде.
Күп очрады сикәлтәле
юллар,
Егылмадым түгел,
егылдым,
Торып баскач, гүя,
үз-үземә
Җиңүче күк булып
тоелдым.
Борылам да карыйм
үткән юлга,
Анда мин калдырган
сукмак бар,
Шушы сукмак буйлап,
мин ышанам,
Әле күпме яшь буын
атлар.
Шулай булмый, әнә,
ун оныгым,
Биш оныкчык аваз
салдылар,
Дүрт улым да җир
уллары булып,
Туган авылымда
калдылар.
Язмышыма чиксез
рәхмәтлемен,
Шулай булмый
мөмкин дә түгел,
Сынаса да тормыш,
сынатмадым,
Гел изгелек кылды шул
күңел.
Яшәдем дә,
яшьнәдем дә кебек,
Кундырмадым язмыш
тузанын,
Тормыш сукмагыннан
атлый-атлый,
Сизми калдым гомер
узганын».
Биредә шулай ук авторның гаилә альбомыннан күп фоторәсемнәр дә күрергә була. Туган авылы Ямаширмәгә, аның чишмәләренә, кырлары һәм болыннарына багышланганнары да бар. Иҗат кешесенә үзенең хезмәт нәтиҗәләренең басылып чыгуын, бигрәк тә китап булып дөнья күрүеннән дә зуррак бәхет юктыр. Аңа бу эштә туганнары һәм якыннары, бигрәк тә кызы Гөлнар зур ярдәм күрсәтте. Ул һөнәре буенча - укытучы, күңеле белән - шагыйрь. Әти белән кызны күзгә күренми торган җепләр тоташтыра.
Илсур Минһаҗевичны тормышындагы зур вакыйга - шигырьләр җыентыгы чыгу белән котлыйбыз. Аңа яңа иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.

Рәсемдә: Илсур Минһаҗ улы Әхмәтов; аның яңа китабы.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев