Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

ГҮЗӘЛИЯ ВАФИНА: “Һәрвакыт нишләргә икән, ничек кызыктырырга, ничек җәлеп итәргә икән, дигән уйлар белән яшим”

Ул күпләрне үзенең йомшак, мөлаем тавышы белән әсир иткән, үзенең сүз байлыгы, саф татар телендә сөйләшүе белән радио тыңлаучыларны үзенә гашыйк иткән һәм барчасына көн буена җитәрлек энергия таратучы, теле- һәм радио алып баручы, журналист...

Әлеге юлларны укуга, биектаулыларның күз алдына, һичшиксез, “Биектау ФМ” радиосының алтын тавышы Гүзәлия Вафина килеп басадыр, чөнки бу сыйфатлар һәм әлеге шәхес аерылгысыз һәм “Биектау ФМ”  Гүзәлия диюгә югарыда язылган юлларны, ә әлеге сыйфатларны ишетүгә кемгә әйтелүен әйтеп тору кирәкми дә.

- Гүзәлия, синең Солабаш авылы кызы икәнлегеңне беләбез, әңгәмәне балачак елларыңнан башлыйк әле.

- Балачагым әти-әни канаты астында тигез гаиләдә, апам һәм энем янәшәсендә, туганнар белән бергә куанып, шатланып үтте. Балачагым бик бәхетле булды дип әйтә алам, Аллаһы Тәгаләгә шөкер.

- Мәктәпне тәмамлагач кеше зур юл чатында кала. Бу мизгелдә син нинди хыяллар белән яшәдең?

- Башлангыч  сыйныфларда укыган чагымда ук минем журналист буласым килә дигән теләгем бар иде инде. Мәктәптә иншалар язганда ук журналист булырга теләвемне белдертеп килә идем.

- “Биектау ФМ” радиосына ничек килеп эләгүеңне дә сөләп үтсәң иде.

- Мин ул вакытта бөтенләй бүтән өлкәдә Казан  шәһәрендә эшли идем. Безнең күрше апабыз миңа шушы телерадиокомпаниянең, ул вакытта әле радио гына ачылган чор иде, телефон номерын алып керде. Гүзәлия, Биектауда радио ачылган, үзеңне сынап кара әле, дип. Менә шуннан мин шалтыраттым. Ул чакта Эльвира Мутавалова-Ибраһимова монда эшли башлаган иде. Эльвира белән хәбәрләштек тә, ул мине билгеле бер вакытка чакырды һәм мин биредә үзенә күрә бер кастинг үттем.

- Эстрада артистларының, радио алып баручыларның, гомумән иҗат кешеләренең күбесе авылдан чыккан. Ничек уйлыйсың, шәхес буларак формалашуга авыл тормышының йогынтысы бармы?

- “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга”, - дигән бит әле шагыйребез Равил Фәйзуллин. Шуның кебек, холык-фигылеңдә  тиешле сыйфатлар, теләк-омтылыш булса, кешенең кайда туып-үсүе  иң мөһим фактор, дип уйламыйм. Мөмкинлекләр булу-булмавы анысы, дөрес, икенче мәсьәлә. Шулай да, авыл кешене матурлыкны күрергә өйрәтә, күңел күзләрен ача. Иҗат кешесе өчен шул кирәк тә инде. Матурлык турында  сөйли башлаганчы, иң әүвәл, аны үзең күрә белергә кирәк. Аңа төшендерүче - гаилә.

- Димәк, шәхес буларак формалашу җәмгыятьтән яки гаиләдән килә дип уйлыйсың?

- Әйе. Мин моны элек-электән шулай дип уйладым һәм үземнең позициядә нык торам. Кешенең телне белү-белмәве дә, начар яки яхшы булуы да, ниндидер уңышка ирешү яки уңышсызлыкка тап булу да - барысы да гаиләдән дип уйлыйм. Монда мин язмыш, тәкъдир хакында  инкяр итмим.

- Радиога кадәр Казанда эшләдем дидең. Бу синең тәүге эш урының идеме һәм нинди өлкәдә?

- Әйе, тәүге хезмәт урыным   мәгариф өлкәсендә. Белемнәрне күтәрү институтында.

- Хыялсыз кеше - канатсыз кош, диләр. Һәр кеше хыяллана, бигрәк тә иҗат өлкәсендәгеләр. Синең балачак хыялларың тормышка аштымы һәм бүгенге көндә иң зур хыялың?

- Зур хыял турында кешелеккә, киң җәмәгатьчелеккә сөйләргә ярамый, диләр. Шуңа анысы күңелемдә генә калсын, Аллаһы боерса тормышка ашкач анысын да сөйләрмен. Һәр хатын-кыз, һәр кеше шикелле минем дә бәхетле булып яшисем килә, һәр өлкәдә дә үземне шәхес буларак та, хатын кыз буларак та формалаштырасы килә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп яшәүләр насыйп булсын иде.

- Амин,  шулай булсын. Әгәр кирегә тагын бер тапкыр әйләнеп кайтып булса, тормышыңның кайсы мизгеленә әйләнеп кайтыр идең һәм нәрсәләрне үзгәртер идең?

- Мин алга гына карап яшәргә кирәк, дигән кешеләр сафыннан түгел, яшермим. Һәрвакытта да үткәннән аерылып китеп булмый. Кайсы вакытларда нинди хаталар ясаганымны да бик яхшы хәтерлим. Кайсы җирдә Аллаһы Тәгаләнең ярдәм кулы сузганын да хәтерлим, ләкин бер генә шундый уем бар - әгәр дә мин кирегә әйләнеп кайтсам, менә бу җирдә ясалган хатамны мин төзәтсәм дә, менә икенче моментта яңасын  ясамам, гел дөрес кенә яшәрмен, дигән ышаныч юк. Шуңа күрә кабаттан ул якка борылып карыйсы килмәс инде.

- Тормыш девизың?

- Минем бабам - әтинең әтисенең әйтә торган сүзе булган, якыннарым аны бүген дә бик искә ала: “Кешегә кулыңнан килгәнчә  яхшылык ит, һәрчакта да булдырып бетеп булмый  аны болай да ... Мөмкин кадәр кешегә игелек күрсәтегез”, - дип әйтеп калдырган минем Мәсхүт  бабам. Дөрес, күпчелек вакытта мөмкинчелек  булмый . Бездән тормаган әйберләр дә бик күп. Һәркемнең дә  бу тормышта калдырган эзе якты булсын иде.

- Иҗатта илһамны кайдан аласың?

- Иҗатта илһамны матур үрнәкләрдән аламдыр, миңа калса. Мин шәхесләр артыннан, кешеләр артыннан күзәтергә яратам һәм алардагы матур сыйфатларны аз гына булса да үземдә булдырырга тырышам. Минем өчен шул илһамдыр.

Реклама

- Шәхесләргә кагылып киттек. Кумирың кем?

- Алар бик күп (көлә).

- Шулай да берничәсен санап үтә аласыңмы?

- Беренчедән, беләсеңме Ранил, мин матурлыкка сокланырга яратам, яшерен-батырын түгел, матур кешеләрне яратам, аларга карарга яратам. Ә шәхес буларак үрнәк итеп бер генә кешене атый алмамдыр.

- Ә җырчылар арасында иң яраткан башкаручың бармы, әллә инде аерым җырларын гына яратып тыңлыйсыңмы?

- Мин үзебезнең район җырчыларын яратам. Менә бу радио мине шуңа өйрәтте дә инде. Һәрберсен горурланып санап чыга алам: Ринат Сабирҗанов, Эльнар Сабирҗанов, Дөбьязның алыштыргысыз сандугачы - Гөлнара Галиуллина, Чыпчык авылында гомер итүче, гади тамашачыдан алып, министрларны үзенә гашыйк иттергән Галия Камалова һәм башкалар.

- Һәр көнне синең елмаеп эшкә килеп керүеңне барыбыз да күрәбез. Син һәр кеше белән дә елмаеп исәнләшәсең. Елмаю синеңчә кешегә берәр ничек тәэсир итәме?

-  Беренчедән, Мөхәммәд пәйгамбәребез әйтүенчә, елмаю да ул - сәдака. Икенчедән, минем өчен тәэсир итә. Әгәр кеше минем яныма елмаеп килеп керә, яки ул елмаеп исәнләшә икән, миңа бу күтәренке кәеф өсти. Һәм мин ул кешегә карата якынлык сизә башлыйм. Шулай да моңсу чакларым да була, гел елмаеп бетеп кенә дә булмый.

- Соңгы вакытларда күз салсак, сине “җилкәнле кораб” кебек күзалларга була, чөнки сине радиода да, телевидениедә дә күрергә була, шулай ук мәкаләләрең газета битләрендә дә чыга. Ә менә синең күңелеңә шуларның кайсысы якынрак?

- Өчесе дә. Ә минем йөрәгем, әлбәттә инде,  радио.

- Җитәкче итеп куйсалар, радионы алга җибәрер өчен тагын нәрсәләр эшләр идең?

- Ул идеяләрнең күплеге. Һәрвакыт нишләргә икән, ничек кызыктырырга, ничек җәлеп итәргә икән, дигән уйлар белән яшим. Җитәкче булмасам да, иншаллаһ, менә әле якын көннәрдә зур үзгәрешләр булыр дип өметләнәм.

- Кайсы теманы радиода күбрәк яктыртыр идең?

- Якташларыбызга кызык булган, аларның бүгенге яшәешен чагылдырган темалар, ул һәрвакытта да көн кадагында булырга тиеш .

- Бүгенге көндә тормышта һәм иҗатта нинди планнар белән янып яшисең?

- Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, менә шушы барлык эшләрне дә дәвам итү һәм алдагы елларда да камилләшү. Барыбыз да идеаль кешеләр түгел, шуңа тагын да яхшырак буласы килә.

- Сүз байлыгын кайдан аласың?

- Мин үземне әллә нинди бай кешегә санамыйм. Монда бары тик телне яратырга гына кирәк. Мин татар телен бик яратам. Татар  телендәге шигырьләрне  укыганда, ул минем күңелемнең әллә кайсы түрләренә үтеп керә. Бу - телне яратканга дип саныйм мин.

- Әңгәмәбезне тәмамлап,  радио тыңлаучыларыбызны, телевизор караучыларыбызны үзеңнең иҗатың белән сөендерсәң һәм матур сыйфатларың белән баетсаң иде. Иҗатта һәм тормышта бары тик уңышлар, гаилә бәхете, бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын.

- Бик зур рәхмәт,  Ранил. Безнең сафларга килеп кушылуыңа чиксез шатмын. Алга таба да бергә, бердәм булып, якташларыбызны сөендереп яшәргә, эшләргә насыйп булсын барчабызга да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев