Россиядә сыйныфларга карап дәресләрнең иң чик саны билгеләнде
МӘГАРИФ

Россиядә сыйныфларга карап дәресләрнең иң чик саны билгеләнде

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен уку йөкләнешенең яңа нормативларын раслады. Документта һәр сыйныф өчен көн дәвамында үткәрелергә мөмкин булган дәресләрнең иң чик саны һәм аларның дәвамлылыгы билгеләнгән.

Беренче сыйныфларда сентябрь һәм октябрь айларында көненә 3 академик сәгатьтән артык дәрес үткәрелмәячәк. Ноябрь һәм декабрьдә укучыларга көненә 4 дәрескә кадәр рөхсәт ителә, ә беренче яртыеллыкта һәр дәрес 35 минут дәвам итә. Гыйнвардан майга кадәр дәресләрнең дәвамлылыгы 40 минутка җитә, көнлек дәресләр саны 4 булып кала. Атнага 1 көнне физкультура дәресе кертелгән очракта 5 дәрес үткәрергә дә мөмкин.

Урта һәм өлкән сыйныфлар өчен нормативлар

2–4 нче сыйныф укучылары өчен көненә иң күбе 5 дәрес каралган. Атнага 1 көн физкультура дәресе булганда 6 дәрес үткәрергә рөхсәт ителә. 5–6 нчы сыйныфларда көнлек дәресләр саны 6дан артмаска тиеш, ә 7–11 нче сыйныф укучылары өчен иң чик күрсәткеч — көненә 7 дәрес.

Яңа тәкъдимнәр укучыларның артык аруын булдырмауга һәм санитар нормаларны үтәүгә юнәлдерелгән.


Нет комментариев