Мәгариф министрлыгы әти-әниләр өчен тәкъдимнәр әзерли
Министерство просвещения Российской Федерации мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен методик тәкъдимнәр әзерли. Бу хакта министрлык җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, гаилә һәм балалар бакчасы партнерлык нигезендә эшләргә тиеш. Әлеге хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан министрлык аңлату материаллары әзерли. Алар әти-әниләргә баланың яшь үзенчәлекләрен яхшырак аңларга һәм аларны гаилә тәрбиясендә исәпкә алырга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр өчен файдалы материаллар тупланган бердәм Россия цифрлы ресурс булдыру планлаштырыла. Аңа керү мөмкинлеге, шул исәптән, MAX платформасы аша да тәэмин ителәчәк.
#мәгариф #әтиәниләр #мәктәпкәчәяшь #тәрбия #балаларбакчасы #цифрлыресурс
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев