Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Вакытларын бушка уздырмадылар

Үзенчәлекле олимпиада өлкәннәрнең вакытны бушка уздырмавын күрсәтте. 2012 нче елның 6 нчы апрелендә 1 нче Биектау урта мәктәбендә компьютер белеме нигезләренә өйрәнү буенча семинар занятиеләренә йөргән пенсионерлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен олимпиада уздырылды. Бу безнең район дәрәҗәсендә 1 нче конкурс этабы булды. Анда 6 кеше катнашты. Олимпиадада катнашучылар өчен электрон...

Үзенчәлекле олимпиада өлкәннәрнең вакытны бушка уздырмавын күрсәтте.

2012 нче елның 6 нчы апрелендә 1 нче Биектау урта мәктәбендә компьютер белеме нигезләренә өйрәнү буенча семинар занятиеләренә йөргән пенсионерлар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен олимпиада уздырылды. Бу безнең район дәрәҗәсендә 1 нче конкурс этабы булды. Анда 6 кеше катнашты. Олимпиадада катнашучылар өчен электрон почта белән эш итү, "Microsoft Word"та документлар тутыру, бирелгән темага Интернет челтәрендә мәгълүмат эзләү, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталыннан файдалану кебек биремнәр әзерләнгән иде. 1 нче урынны Владимир Петрович Ермолаев, 2 нче урынны Рәсилә Бари кызы Тимофеева, 3 нче урынны Нина Александровна Уколова яулады.

Реклама

2012 нче елның 17 нче апрелендә "IТ-парк. Югары технологияләр өлкә-сендә Технопарк" дәүләт учреждениесендә өченче яшь өчен беренче республика IТ- олимпиадасы уздырыла (Казан шәһәре, Петербуржская урамы, 52 нче йорт). Әлеге республика олимпиадасында безнең җиңү яулаучыларыбыз В.П.Ермолаев һәм Р.Б.Тимофеева катнашачак. Аларга уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев