Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Укытучылар киңәшмәгә җыелды

Август азагында район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең ел да уздырыла торган зур киңәшмәсе булды. Үзәк мәйданда ярминкә - чын мәгънәсендә бәйрәм оештырылды. Анда ниләр генә юк иде - мәктәп яны участокларында үстерелгән төрле-төрле сортлардагы яшелчәләр дисеңме, балчык, кәгазь, җептән укучылар тарафыннан әзерләнгән кул эшләре, бәйләгән, чигелгән әйберләр, өс киемнәре һәм...

Август азагында район мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең ел да уздырыла торган зур киңәшмәсе булды.

Үзәк мәйданда ярминкә - чын мәгънәсендә бәйрәм оештырылды. Анда ниләр генә юк иде - мәктәп яны участокларында үстерелгән төрле-төрле сортлардагы яшелчәләр дисеңме, балчык, кәгазь, җептән укучылар тарафыннан әзерләнгән кул эшләре, бәйләгән, чигелгән әйберләр, өс киемнәре һәм күз төшүгә үк үзенә җәлеп итә торган башка бик күп кызыклы нәрсәләр.

Әлеге чараны узган Универсиадага һәм алда торган бәйрәмнәргә багышланган искиткеч биюләре һәм җырлары белән "Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүче нәниләр ачып җибәрде.

"Биектау муниципаль районының мәгариф өлкәсендә заман технологияләре" - август киңәшмәсенең темасы менә шушындый иде. Мәгариф системасын модернизацияләү шартларында белем бирү мохитен үстерүнең төп юнәлешләре турында мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов сөйләде. Олы педсоветта балаларны дәүләтнең ике теленә дә өйрәтү, мәгарифкә заман технологияләре кертү кебек көнүзәк мәсьәләләр кузгатылды.

Киңәшмәдә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады. Ул мәктәпләрне укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү һәм техник базаны ныгыту, ремонтның сыйфаты кебек мөһим темаларга кагылды, тәрбиянең әхлакый-рухи ягын яхшырту зарурлыгына, балаларны дин тарихы белән таныштыруга аерым тукталды. "Бирегә җыелган коллектив район уңышының 75 процентын тәэмин итә, дисәм дә ялгыш булмастыр. Сез яхшы эшләсәгез, без шулай яшәрбез дә. Кечкенә мәктәп баласын Олимпия чемпионы итеп тә, барып чыккан хулиган итеп тә тәрбияләргә була. Бөтенесе дә үзебездән тора. Әйдәгез, балаларыбыз иң яхшылар булсын өчен үзебездән торганның барысын да эшлик", - диде Рөстәм Галиулла улы.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе начальнигы Ильмира Галиаскәр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев