Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

УКЫТУЧЫ – БӨЕК ИСЕМ!

Укытучы, өмет һәм мәхәббәт Саласыз сез безнең йөрәккә. Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез, Зур ышаныч безгә, терәк тә. Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Җир йөзендәге һәр...

Укытучы, өмет һәм мәхәббәт
Саласыз сез безнең йөрәккә.
Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез,
Зур ышаныч безгә, терәк тә.

Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.
Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк, ә Олы Кавал укытучылары боларның барысына да ия. Укытучы, сездәге сабырлык, аналар сабырлыгына тиң. Юкка гынамы, сезне әниләребез белән тиңлибез. Сезгә авыр, ләкин сез бар көчегезне куеп эшлисез. Балалар күңеленә чәчкән орлыклар шытсын, үссен, үлмәсен иде.
Көзнең иң матур аенда укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Менә шул уңайдан без дә Олы Кавал гомуми урта белем мәктәбендә үзебезнең сыйныф җитәкчебез, Энҗе апа Насыйбуллина белән кечкенә бәйрәм оештырдык. Иртә белән бөтен укытучыларны чәчәк бәйләме һәм шигырь юллары белән каршы алдык. Шуның белән генә булса да без кадерле укытучыларыбызга үзебезнең рәхмәтебезне, игътибарыбызны, аларны ничек итеп яратуыбызны күрсәтәсе килгән иде. Шушы форсаттан файдаланып, мин үзебезнең Олы Кавал мәктәбенең барлык укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә.
Илебезнең киләчәге безнең укытучыларыбызда. Без беләбез, Сезгә җиңел түгел, әмма Сез кешеләрне кеше итәсез, олы юлларга илтәсез. Мондый укытучыларга без рәхмәт әйтеп, озын гомер, уңышлар һәм сабырлык телибез. Күп еллар шулай балаларның яраткан укытучылары булып калсыннар иде.
Туган телнең моңын, бар тылсымын,
Җир йөзендә ниләр барлыгын,
Ни өчен кич кояш батуын,
Якты йолдызларның балкуын,
Җырлы чишмәләрне, җилләрне,
Сандугачлы, җылы җәйләрне,
Тагын бик күп әллә ниләрне
Укытучым!.. Сездән өйрәндем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев