Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Әтиләр көне онытылмады

Ватан сакчылары көненә багышланган "Әтиләр бәйрәме" Әлдермеш мәктәбенең 8 нче сыйныфында гөрләп узды. Аны күптән инде зурлап уздырмыйлар иде. Быел, иншалла, ул гамәлгә ашты. Аны оештыручы - сыйныф җитәкчесе Минҗофар Мәхмүт кызы Мөхәммәтшина. Үзенең бар гомерен балалар тәрбияләүгә биргән иң өлкән укытучы. Үз эшенең остасы булганга, аны 2003 елда "Россия...

Ватан сакчылары көненә багышланган "Әтиләр бәйрәме" Әлдермеш мәктәбенең 8 нче сыйныфында гөрләп узды. Аны күптән инде зурлап уздырмыйлар иде. Быел, иншалла, ул гамәлгә ашты. Аны оештыручы - сыйныф җитәкчесе Минҗофар Мәхмүт кызы Мөхәммәтшина. Үзенең бар гомерен балалар тәрбияләүгә биргән иң өлкән укытучы. Үз эшенең остасы булганга, аны 2003 елда "Россия Федерациясенең гомуми белем бирүдә эшләүче мактаулы хезмәткәре" дигән күкрәк билгесе белән, 2010 елда "Безнең иң яхшы укытучы" грантында җиңүче" дигән мактаулы исемнәр белән бүләкләгәннәр.

Ул бик гади, тырыш, таләпчән, кирәк чакта кырыс холыклы да була белә. Без, ата-аналар, бүгенге көндә балаларыбызның сыйныф җитәкчесе дә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы да Минҗофар апа булуына бик куанабыз. Ул балаларыбызга гадел, намуслы, тәртипле, итагатьле булырга кирәклекне һәрдаим искә төшереп, өйрәтеп тора. Ул аларның һәркайсына "улым", "кызым" дип, күңелләренә ачкыч таба, җайлап җибәрә. Дәресләрне дә кызыклы темалар белән үреп алып бара, дип сөйлиләр балалар. Бүгенге көндә Минҗофар апаның канаты астында 14 бала - 10 малай һәм 4 кыз. Укулар башланып, бер ай үткәч, Өнсә мәктәбеннән 3 бала укырга килде. Алар да тиз арада сыйныфка ияләшеп, бер зур, дус гаилә кебек гөрләшеп укый башладылар. Моңа, әлбәттә, Минҗофар апаның дилбегәне нык тотуы ярдәм итә. Бу сыйныфта аның тырышлыгы нәтиҗәсендә дуслык, гаделлек һәм татулык хөкем сөрә.

Балаларыбыз әзерләгән презентация, анкеталар безне, килгән барлык әти-әниләрне, горурландырды, хәтта күзләребез дә яшьләнде. Без бу кичәдән бик канәгать булдык. Шуның өчен дә оештыручыларның барысына да - завуч Гөлназ Мансур кызы Сабировага, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резидә Әмир кызы Сәгыевага, чит телләр укытучысы Лилия Вәгыйз кызы Мифтаховага, сыйныфтан тыш һәм мәктәптән тыш эшләрне оештыручы Әлфия апа Низамовага, физкультура укытучысы Тәлгать Салихҗан улы Сабировка рәхмәтебезне белдерәбез. Ата-аналар коллективы барлык укытучыларга авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәтлек, озын, тигез гомер, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр тели. Аллаһы Тәгалә сезне сабырлыктан аермасын иде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев