Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Сынау һәркемнең исендә калырлык булды

2013 елда районның белем бирү учреждениеләрен 228 укучы тәмамлады. БДИны оештыру һәм уздыру урыны итеп Биектауның 3 нче мәктәбе сайланды. Аудиториядә һәм аннан тыш оештыручылар сыйфатында 85 укытучы, 2 имтихан кабул итү пункты (ППЭ) җитәкчесе, 10 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләреннән 21 җәмәгать күзәтүчесе булды. Барлык имтиханнарда да, БДИ барышына контрольлек...

2013 елда районның белем бирү учреждениеләрен 228 укучы тәмамлады. БДИны оештыру һәм уздыру урыны итеп Биектауның 3 нче мәктәбе сайланды.

Аудиториядә һәм аннан тыш оештыручылар сыйфатында 85 укытучы, 2 имтихан кабул итү пункты (ППЭ) җитәкчесе,
10 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләреннән 21 җәмәгать күзәтүчесе булды. Барлык имтиханнарда да, БДИ барышына контрольлек итеп, Россиянең мәгариф күзәтчелеге (Рособрнадзор) вәкилләре катнашты. Мәгариф күзәтчелеге вәкиле кәрәзле телефоннан файдаланган өчен "биология" фәненнән
3 нче Биектау урта мәктәбен тәмамлаучы кызны чыгарып җибәрде. 13 укучыга шпаргалкадан файдаланган өчен актлар язылды.

Тулы урта гомуми белем турында аттестат алу өчен 2 фән - рус теле һәм математика буенча имтихан тапшырырга кирәк. Район буенча күрсәткечләр түбәндәгечә: рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 229 кеше тапшырды. Уртача балл - 65,2 (ТРда - 67,3). Математика буенча БДИны 228 кеше тапшырды, уртача балл - 54,8 (ТРда - 56,6).

Агымдагы елда мәктәп тәмамлаучы 228 кеше-дән Мәмдәл һәм Ямаширмә урта мәктәплә-реннән 2 кеше аттестат алмады.

1 нче Биектау урта мәктәбен тәмамлаучы Влада Князева районда беренче тапкыр рус теленнән 100 балл туплады (укытучысы Гөлназ Насыйбуллина). 3 нче Биектау урта мәктәбен тәмамлаучы Алина Хәкимова (укытучысы Гөлсинә Шаһиева) математика буенча иң яхшы, иң югары - 87 баллы күрсәткечкә иреште.

Ел саен җәмгыять белеме, биология, физика популяр фәннәр санала. 2013 елда да шулай булды. Җәмгыять белеме буенча БДИны 142 кеше бирде, уртача балл - 57,4, бу республика буенча уртача баллдан 4 берәмлеккә кимрәк.

Биология буенча 45 кеше тапшырды, уртача балл - 64,6, ТР буенча - 65,7; физикадан 53 кеше, уртача балл - 51,2, ТР буенча - 59.

Реклама

1 нче Биектау урта мәктәбен тәмамлаучы Влада Князева районда беренче тапкыр рус теленнән 100 балл туплады.

Калган фәннәр буенча нәтиҗәләр түбәндәгечә:

химия буенча имтихан тапшыручылар 27 кеше, район буенча уртача балл 65,1, ТР буенча - 75; информатикадан 9 кеше, уртача балл - 64,4, ТР буенча - 71,1; тарих - 38, уртача балл - 56,3, ТР буенча - 62,5, география - 13, уртача балл - 49,1, ТР буенча - 62; инглиз теле - 11, уртача балл - 83,1, ТР буенча - 81,1; әдәбият - 16, уртача балл - 56,3, ТР буенча - 61,8, татар теле буенча - 5, уртача балл - 76,8.

Районның түбәндәге укучылары иң югары күр-сәткечләргә ирештеләр:

физика буенча 2 нче Биектау урта мәктәбеннән Руслан Фаязов - 90 балл; химия буенча 3 нче мәктәптән Гөлшат Газизҗанова - 98 балл, Ямаширмә урта мәктәбеннән Нияз Хәмидуллин - 98 балл; информатика буенча 2 нче мәктәптән Руслан Фаязов - 78 балл, биология буенча 3 нче мәктәптән Гөлшат Газизҗанова - 98 балл; тарих буенча 3 нче мәктәптән Дина Кравцова, Айгөл Сабирова - 86 балл; география буенча Ямаширмә урта мәктәбеннән Булат Габдрахманов - 88 балл; инглиз теле буенча 1 нче мәктәптән Энҗе Зиннәтуллина, 3 нче мәктәптән Ләйлә Галимова - 95 балл; җәмгыять белеме буенча 3 нче мәктәптән Эльвира Нуриева - 90 балл; әдәбият буенча Дөбъяз урта мәктәбеннән Айзилә Ба-трханова - 82 балл.

Сайлаган фәннәре буенча иң түбән чикне уза алмаучы укучылар да бар: физика буенча - 2 (1 нче Биектау, Олы Кавал урта мәктәпләре), химия буенча - 3 (Олы Битаман, 2 нче Биектау, Шәпше урта мәктәпләре), биология буенча - 2 (Олы Битаман, Шәпше урта мәктәпләре), тарих буенча - Чыпчык урта мәктәбен тәмамлаучы 1 укучы; география буенча - 3 нче Биектау мәктәбенең 3 укучысы; җәмгыять белеме буенча - 7 укучы (Бөреле, Битаман, 2 нче Биектау, Дөбъяз, Ямаширмә, Айбаш мәк-тәпләре).

Мәктәп тәмамлаучыларның барысына да куелган максатларына ирешүдә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев