Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Онытылмаслык тәэсирләр

Әле кайчан гына мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлап, укучыларны җәйге ялга озаткан иде. Инде каникулның бер ае сизелмичә узып та киткән икән. Балачакның һәр мизгеле күңелле вакыйгаларга, сөенечле минутларга бай була. Айбаш урта мәктәбе каршында оешкан «Таң» ял һәм сәламәтләнде- рү, «Кырмыска» хезмәт һәм ял лагерьларында үткән һәр мизгел балаларның хыялларына...

Әле кайчан гына мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлап, укучыларны җәйге ялга озаткан иде. Инде каникулның бер ае сизелмичә узып та киткән икән.

Балачакның һәр мизгеле күңелле вакыйгаларга, сөенечле минутларга бай була. Айбаш урта мәктәбе каршында оешкан «Таң» ял һәм сәламәтләнде-

рү, «Кырмыска» хезмәт һәм ял лагерьларында үткән һәр мизгел балаларның хыялларына канат куйды, көч җыярга, сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итте. Лагерьда үткән көннәрнең берсе дә башкаларына охшамаган иде, һәр көнне нинди дә булса кызыклы чара булды. Аларның барысы да балаларга акыл, физик, әхлакый тәрбия бирүгә, ә иң мөһиме - үзара дуслык атмосферасы булдыруга юнәлтелгән иде.

Лагерь "Бер көн дә спорттан башка узмасын!" дигән лозунг белән эшләде һәм күп кенә спорт чаралары уздырды. Балалар күбрәк саф һава суласын өчен, уеннарны һәм спорт күнегүләрен ачык һавада үткәрергә тырыштык. Һәр иртәбез сәламәтлекне ныгытуга юнәлтелгән зарядка ясаудан башланды. "Робинзонада", "Күңелле стартлар", "Соңгы герой" ярышлары, әтиләр һәм малайлар арасында уздырылган футбол турнирлары, якты хатирәләр булып, укучылар күңелендә озак сакланыр әле.

Быелгы лагерь программасы экскурсияләрнең күплеге белән дә аерылып торды. Балалар, табигать кочагына чыгып, чишмә, күл, буа янында булып, ярыша-ярыша балык тотып, онытылмаслык тәэсирләр алып кайттылар. Сәяхәтләр вакытында файдалы эшләр белән дә мәшгуль булдык: дару үләннәре җыеп тапшырдык. Болар барысы да укучылар күңелендә туган авылга, аның иксез-чиксез гүзәллегенә мәхәббәт уятты.

Ә иң күңеллесе алда булган икән әле. Көннәрнең берсендә без, мәктәп автобусына төялеп, Иске Казан дәүләт музей-тыюлыгына юл алдык. Анда безгә "Иске Казан риваятьләрдә чагыла" исемле интерактив программа күрсәттеләр. Балалар музейның күргәзмә залларында йөрделәр, экскурсовод сөйләгән кызыклы мәгълүматларны тыңладылар, тимерчелек, чүлмәк ясау, читек, калфак һәм кәләпүш чигү мастерскойларында булдылар, чүлмәк ясауны, кәләпүш чигүне үз күзләре белән күрделәр. Соңыннан без, баскычларны саный-саный, тау башына күтәрелдек, Изгеләр чишмәсенең шифалы суыннан авыз иттек. Экскурсиябез Ямаширмә авылында оештырылган Габделәхмәт Котдүсовның тәвә кошлары фермасында дәвам итте. Нинди генә кошлар һәм хайваннар яшәми икән монда! Укучылар тәвә кошларын, аккош, күркә, тавис кошын күреп сокландылар, куяннар, ишәк, ташбакаларны сыйпап карадылар, алар янәшәсендә истәлеккә фотога төштеләр. Ә балалар өчен иң күңеллесе атка атланып йөрү булгандыр, мөгаен. Әлфия Котдүсованың хайваннар турында матур итеп сөйләвен ишеткәч, кошлар һәм хайваннарның яхшы тәрбиядә яшәүләрен күргәч, "Казан зоопаркындагы хайваннар да көнләшерлек икән монда", - дигән фикердә калдык без.

Лагерьга йөрүче балалар белән тагын бер зур экскурсия оештырылды.Моңарчы телевизор экраннарыннан гына күреп белгән Свияжск утрау-каласын үз күзләребез белән күреп кайттык. Иң беренче безне утрау табигатенең матурлыгы җәлеп итте. Укучылар андагы кешеләрнең яшәеше белән таныштылар, архитектура истәлекләрен күзәттеләр. Ә «Ленивый торжок» дигән тыкрыкта, сувенирлар сатып алу белән беррәттән, балалар, җәя һәм арбалетлардан ук атып, төзлеген дә сыный алды, баштанаяк саклагыч киемнәргә уранган (шлемнары гына да 7 килограмм авырлыкта диделәр) борынгы сугышчыларның кылыч-калканнар белән бил алышуын да күрделәр. Алай гына да түгел, шул киемнәрне үзләре дә киеп карадылар. Кыскасы, экскурсия бик кызыклы һәм мәгъ-нәле булды. Аны оештырган өчен Казандагы "Буревестник" җаваплылыгы чикле ширкәтенә рәхмәт әйтәбез.

Лагерьның соңгы көне бигрәк тә күңелле узды. Ул көнне без, лагерь җи-тәкчеләре А.Лотфуллина, Г.Абдуллина, тәрбиячеләр Г.Ильясова, И.Хәйруллин, Айбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәме белән бик күңелле бәйрәм - балалар Сабантуе уздырдык. Бәйрәмдә Сабантуйга хас барлык уеннар да уйналды. Кызлар күңеленә көянтә-чиләк белән су ташу, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күз бәйләп әйбер кисү, чүлмәк вату кебек ярышлар хуш килсә, малайлар татарча көрәш бәйгесендә бил алышты. Мәдәният йорты хезмәт-кәрләре әзерләп килгән бүләкләр дә бик мулдан иде, берәү да истәлекле бүләксез калмады. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, уйнадылар.

Кызыклы бәйгеләр, уеннар, экскурсияләр белән 21 көн сизелми узып та китте. Лагерьны ябу линейкасыннан соң, җәйге ялларны исән-имин уздырырга язсын, дигән теләктә өйләргә таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев