Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Очыгыз, күгәрченкәйләр, очыгыз!

Мәктәптә укыган чак - иң ваемсыз һәм иң бәхетле еллар. Әмма бөтен кеше дә болай уйламый, кайберәүләрнең тизрәк үсеп җитәсе, мөстәкыйль тормыш башлыйсы килә. Мин үземнең кадетлар сыйныфы уздырган акцияләр һәм чаралар турында газета битләрендә күп тапкырлар язып чыктым. Әмма аерылышыр вакыт та җитте. Беренче июльдә минем кошчыкларым гаҗәеп матур...

Мәктәптә укыган чак - иң ваемсыз һәм иң бәхетле еллар.

Әмма бөтен кеше дә болай уйламый, кайберәүләрнең тизрәк үсеп җитәсе, мөстәкыйль тормыш башлыйсы килә. Мин үземнең кадетлар сыйныфы уздырган акцияләр һәм чаралар турында газета битләрендә күп тапкырлар язып чыктым. Әмма аерылышыр вакыт та җитте.

Беренче июльдә минем кошчыкларым гаҗәеп матур кошларга әверелделәр. Һәм безнең Коркачык мәктәбе алар өчен кызыклы һәм зур тормышка ишек ачты.

Кадерле балалар! Еллар ничек тиз узып китте. Әле кичә генә сез ярдәмгә мохтаҗ, тәүге тапкыр канат кагарга талпынган нәни кошчыклар кебек идегез... Әле кичә генә сез миңа - таләпчән сыйныф җитәкчесенә - шикләнеп һәм куркыбрак карап торган идегез. Әле кичә генә сез, хәзер нишлисе икән инде, дип дулкынланып, әти-әниләрегез янында басып тордыгыз. Вакыт исә бер мизгел кебек узып та киткән икән. Мәктәбебез бусагасы - шул ук, ә менә сез инде - башка. Сез инде ул чактагы балалар түгел, сез - яңа, кызыклы тормышка аяк басучы, үсеп җитеп, балигъ булган кешеләр. Алдагы юлларны да үзегезгә сайларга кирәк булачак. Бу сукмакларның һәркайсы күңелегезгә ошаган эштә ихластан осталыкка ирешергә теләгән очракта гына сезне уңышка илтер. Сезгә һәрвакыт чын мәхәббәт һәм тугры дуслар юлдаш булсын. Сезнең белән бергә узган еллар һәрвакыт хәтеремдә сакланыр.

Изге юллар сезгә, минем кадерлеләрем!

Форсаттан файдаланып, укучыларымның әти-әниләренә зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар һәрвакытта да минем белән булдылар, миңа бөтен нәрсәдә булыштылар. Сезне балаларыгызның тугызынчы сыйныфны уңышлы тәмамлаулары белән ихлас котлыйм. Күп еллар дәверендә аларның ярдәмчеләре нәкъ менә сез булдыгыз, бөтен күңелегезне биреп тәрбияләп, аларны тормыш юлыннан шушы уңышка алып килдегез.

Зур рәхмәт сезгә, сәламәт булыгыз, барыгызга да уңышлар һәм күтәренке кәеф телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев