Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Ни арада узып киткән бу чирек гасыр!

2014 нче елның 1 нче сентябрендә Чернышевка урта мәктәбенә 25 ел тула. Ул 1989 нчы еның яз-җәй айларында төзелгән иде. Рәфикъ Җамалетдин улы Гыйльметдинов җитәк-ләгән «Чернышевский» совхозы ул чакта бик зур ярдәм күрсәтте. Урта мәктәпнең бер катлы яңа бинасы 1971 нче елда ачылган башлангыч мәктәпкә өстәп төзелде. - 1989 нчы...

2014 нче елның 1 нче сентябрендә Чернышевка урта мәктәбенә 25 ел тула. Ул 1989 нчы еның яз-җәй айларында төзелгән иде.

Рәфикъ Җамалетдин улы Гыйльметдинов җитәк-ләгән «Чернышевский» совхозы ул чакта бик зур ярдәм күрсәтте. Урта мәктәпнең бер катлы яңа бинасы 1971 нче елда ачылган башлангыч мәктәпкә өстәп төзелде.

- 1989 нчы елның 31 нче августында төнгә кадәр кирпеч ташыган, җыештырган, мәктәпнең төп керү юлын кунаклар каршылар өчен әзерләгән идек, - дип искә ала укытучылар.

1 нче сентябрь көнне мәктәпне районның ул чактагы мәгариф бүлеге мөдире Камил Һашим улы Шәякбәров ачты.

Яңа урта мәктәп Чернышевка авылының барлык укучылары һәм әти-әниләре өчен зур шатлыкка әйләнде. Элек бит, башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Усадка яки Биектауның 1 нче мәктәбенә йөрергә кирәк иде. Урта мәктәпнең беренче директоры Рәшит Сәгыйть улы Мусин булды. Үзе Зәйдән булса да, аны районда яхшы беләләр. Башлангыч сыйныф укытучылары Лидия Сергеевна Березина, Людмила Фарсановна Бикбаева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсинә Рифгать кызы Хәбибуллина мәктәптә озак еллар эшләделәр. Аннары яшь кадрлар килде, алар хәзер дә эшли: Гөлнара Галиева, Елена Митряева, Ирина Парфенова, Рәмзия Әбүбәкерова, Чулпан Мәүлетова, Венера Хәкимова, Марина Геталло, Лидия Апарова. Күп укытучылар яшь чакта эшләрен безнең мәктәптә башлады. Хәзер аларны очраткач, уңышларына сөенәбез. Хәзерге вакытта районның Туган якны өйрәнү музее директоры Билал Сәллах улы Шиһабетдинов, аннары Илдар Җиһангир улы Фазылов озак еллар мәктәпнең завучлары булып эшләделәр.

Тора-бара мәктәбебез үз эш традицияләрен булдырды: яшь кадрларга остазлык итү, гадәткә кергән чараларны даими уздыру, хезмәт десанты, мәктәпкәчә учреждениеләр белән хезмәттәшлек итү, алдынгы педагогик тәҗрибә уртаклашу өчен район семинарлары уздыру...

Монда укып чыккан кешеләрнең күбесе безгә инде балаларын китерә. Мәк-тәбебезне тәмамлаган укучыларыбыз Марина Бәдретдинова, Алла Черемисова, Екатерина Сагиеваның яшь белгечләр булып үзебезгә эшкә килүе күңелләргә рәхәтлек бирә.

Соңгы елларда мәктәпне Разия Гыйндулла кызы Галиева җитәкли. Бу уку елында да шул ук традицияләр нигезендә эшләр-гә ниятлибез. Күп юнәлешләрдә: район олимпиадаларында, республика конкурсларында, БДИ тапшырганда, укучыларыбыз вузларга кергәндә, спорт чараларында уңышларыбыз бар. Бездә укып чыкканнарның инде ничә буыны укытучылар, юристлар, табиблар, бухгалтерлар, инженерлар, полицейскийлар, төзүчеләр һ.б. булып, уңышлы гына эшләп йөри. Без алар белән, аларның казанышлары, гаиләләренең һәм балаларының уңышлары белән горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев