Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Мәктәп директордан башлана

Театр чишенү бүлмә-сеннән башланса, мәк-тәп аның директорыннан башлана. Күлле мәктәбенә 2004 нче елдан бирле Айрат Ринат улы Сафин җитәкчелек итә. Гаҗәеп тырыш, көчле рухлы, башкалар белән матур итеп аралаша белә торган кеше буларак, ул коллективны үз артыннан ияртә алуын эш-гамәлләре белән күптән раслады инде. Үзе тәртип яратканлыктан һәм максатчан булганлыктан,...

Театр чишенү бүлмә-сеннән башланса, мәк-тәп аның директорыннан башлана. Күлле мәктәбенә 2004 нче елдан бирле Айрат Ринат улы Сафин җитәкчелек итә.

Гаҗәеп тырыш, көчле рухлы, башкалар белән матур итеп аралаша белә торган кеше буларак, ул коллективны үз артыннан ияртә алуын эш-гамәлләре белән күптән раслады инде. Үзе тәртип яратканлыктан һәм максатчан булганлыктан, укытучылар һәм укучылардан да шуны таләп итә. Инновацион белем бирүнең сыйфатын игътибар үзәгендә тотып, ул коллективы белән бергә күп еллар дәверендә тупланган иң яхшы традицияләрне дәвам иттерә һәм яңаларын да уйлап таба. Үзенә карата да, хезмәттәшләренә, укучыларга карата да таләпчән. Балалар һәм ата-аналарның хөрмәтен казанган кеше.

Мәктәптә үзидарә нәтиҗәле гамәлгә ашырыла. Директорыбыз коллективны, аның эшчәнлеген, көчле һәм йомшак якларын яхшы белә. Бөтен нәрсәдә мәгълүм бер тәртип булуны ярата. Ул директор булып эшләгән елларда мәктәпнең "Ел мәктәбе" муниципаль конкурс йомгаклары буенча әллә ничә тапкыр призлы урыннар алуы, "Матур мәктәп-2006" республика конкурсында, "Мәгариф" өстенлекле милли проектында җиңү яулавы, мәктәп яны тәҗрибә участогын үс-терү өчен 2012 елда республика грантына ия булуы бер дә очраклы түгел. Педагоглар коллективы һәм укучылар - конкурсларда, олимпиадаларда һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда актив катнашалар, уңышларга ирешәләр. Ике укытучы "Мәгариф" өстенлекле милли проектында җиңеп чыкты, дүрт укытучы "Безнең иң яхшы укытучыбыз" республика грантына ия булды, бер укытучы Татарстан Республикасының "Алгарыш" грантын отты һәм Мәс-кәүдә югары икътисад мәктәбендә белемен күтәрде, бер укытучы "Безнең яңа укытучыбыз" грантына ия. Бөтен эш-ләрдә үзе күп конкурсларда катнашып, җиңүләр яулаучы директорыбыз үрнәк күрсәтә.

Директорның төп бурычы - мәктәп эшчәнлеген рентабельле итү, эшләп, ил өчен талантлы укучылар әзерләп чыгару. 2013-2014 нче уку елында мәктәбебез укучылары "Дуслык күперләре" Халыкара проектында җиңү яуладылар һәм бүләк алырга Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына чакырылдылар. "Йөрәкләр аһәңдәшлеге" Бөтенроссия фестиваль-конкурсы лауреатлары булдылар, Мәскәүгә конкурсның финал этабына чакырылдылар, 2012-2013 нче уку елында "Лихачев укулары" Бөтенроссия конкурсында җиңеп, бүләк алырга Санкт-Петербург-ка бардылар. Мәктәп укучылары "IT-чемпион" республика конкурсында өч тапкыр җиңүчеләр булдылар. Соңгы җиңүләрнең берсе - "Мейкертон 3D - укучылар принтеры" республика технологик мастер-классы. Аның нәтиҗәсендә укучылар командасы Айрат Ринат улы җи-тәкчелегендә мәктәп өчен 3D-принтерын җыйдылар.

Безнең балалар спортта да сер бирмиләр. Алар волейбол, мини-футбол буенча Президент спорт уеннарында, "КЭС-Баскет" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатларында, өстәл теннисы, бадминтон һәм башка төр-ләрдә актив катнашалар һәм җиңү яулыйлар. 2013 елда мәктәпкә сәламәтлекнең Көмеш дәрәҗәсе дигән исем бирелде.

11 нче сыйныф укучылары быелгы уку елында Биектау районы башлыгы олимпиадасында да җиңделәр.

Өстәмә белем бирү системасы мәктәптә балаларны укытырга һәм тәрбияләргә, аларны дәрестән соң сәламәтлекне саклый торган төрле эшчәнлеккә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Күлле мәктәбендә түгәрәкләр, секцияләр һәм клублар аңа нигез салынган көннән бирле эшли һәм укучыларга әйләнә-тирә мохит турындагы күзаллауларын киңәйтергә, теге яки бу фән буенча белемнәрен арттырырга ярдәм итә. Безнең мәктәп укучылары "Математика дөньясы", "Эшлекле хат", "Сәламәтлек театры", "Хәрәкәтчел уеннар", "Баскетбол", "Бадминтон" түгәрәк-ләренә бик яратып йөриләр. Биредә алар кәефләрен яхшырталар, сәламәтлекләрен ныгыталар, үзләрен аңларга өйрәнәләр.

Хәзерге вакытта мәктәптә 74 укучы белем ала, 18 педагог эшли.

Мәктәпнең белем бирү эшчәнлегендәге төп күрсәткеч - мәктәп тә-мамлаучыларның әзерлек дәрәҗәсе. Чыгарылыш сыйныф укучылары күп еллардан бирле БДИ, гомуми дәүләт имтиханнарында - йомгаклау аттестациясе узганда югары күрсәткечләргә ирешәләр. Күп фәннәр буенча уртача балл төбәк күрсәткечләреннән югарырак була. Соңгы елларда мәктәп тәмамлаучыларның 70-80%ы югары уку йортларына керә.

Күлле мәктәбе администрациясе эчтәлек ягыннан да, техник яктан да заманча мәктәп булдыру максаты белән яши. Яңа белем бирү технологияләре, һичшиксез, укытучыларның эш шартларын яхшыртыр, аларның һөнәри һәм иҗади мөм-кинлекләрен киңәйтер.

Мәктәп эшли башлаганнан бирле гадәткә кергән актив тормыш позициясе, гражданлык культурасы, патриотлык хисе булдыру бүген дә дәвам итә. Бөтен ил кебек, мәктәп тә реформалар һәм үз-гәрешләр чорында яши. Тормыш үзгәрә, кешеләр үзгәрә, әмма укытучы һәрвакытта да үзенең төп максатына турылыклы булып кала.

безнең белешмә

Директор Айрат Сафинның конкурсларда катнашу тәҗрибәсе шактый зур. Ирешкән уңышлары да бар. Ул 2012 нче елда "Безнең иң яхшы укытучыбыз" бәйгесендә җиңүче, 2013 елгы "Безнең иң яхшы директорыбыз" республика гранты иясе, 2014 нче елда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кызлар карашы" республика конкурсында җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев