Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

КИТАП БЕЗГӘ БИК ОШАДЫ

Безнең районда күптән түгел генә якташ язучы, җәмәгать эшлеклесе, А.Алиш, Ф.Хөсни, Г.Исхакый һәм М.Җәлил исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөсниярның "Хуш, авылым!" китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды. Безнең Чыпчык урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары да авторның бу китабын укып чыктылар һәм аны башкаларга да...

Безнең районда күптән түгел генә якташ язучы, җәмәгать эшлеклесе, А.Алиш, Ф.Хөсни, Г.Исхакый һәм М.Җәлил исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөсниярның "Хуш, авылым!" китабын тәкъдим итү кичәсе булып узды.
Безнең Чыпчык урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары да авторның бу китабын укып чыктылар һәм аны башкаларга да тәкъдим итү кичәсе үткәрделәр.
Укытучылары Гыйльфанова Әлфия Ризван кызы ярдәме белән Зиннур Хөсниярның тормыш һәм иҗат юлы турында мавыктыргыч презентация әзерләделәр. Үзләре мәгълүмат туплап, китапның һәр бүлеген анализлап, укучыларга үз фикерләрен җиткерделәр.
Зиннур Хөсниярның "Салават күпере", "Сәхнә" журналларына нигез салучы булуы да укучыларны бик нык кызыксындырды. Шундый олы шәхеснең безнең районыбызда туып-үскән кеше булуы аларда горурлык хисләре уятты.
Бу әдәби кичәнең оештыручысы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Ризвановна укучыларга дөрес юнәлеш күрсәтте, Биектау районыннан чыккан язучыларга карата ихтирам хисе уятты.
Укучыларыбыз безнең районыбызны әдәби әсәре аша таныткан өчен Зиннур абый Хөсниярга рәхмәтләрен белдерәләр һәм аңа иҗат уңышлары теләп калалар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев