Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Күңел куркак – кул батыр

Матур яз үзе белән яңа мәшәкатьләр дә алып килә. Йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары тирәсен, урамнарны тәртипкә китерәсе бар. Коркачык урта мәктәбе укучылары ел саен өмә-ләрдә актив катнашалар. Быел да бу эштән читтә калмадык. Әмма эшләр гадәттәгегә караганда күбрәк, чөнки безнең мәктәптә капиталь ремонт бара. Шимбә өмәсенә 5-11 сыйныф укучылары чыкты....

Матур яз үзе белән яңа мәшәкатьләр дә алып килә. Йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары тирәсен, урамнарны тәртипкә китерәсе бар.

Коркачык урта мәктәбе укучылары ел саен өмә-ләрдә актив катнашалар. Быел да бу эштән читтә калмадык. Әмма эшләр гадәттәгегә караганда күбрәк, чөнки безнең мәктәптә капиталь ремонт бара. Шимбә өмәсенә 5-11 сыйныф укучылары чыкты. Алар арасында безнең «Кодекс чести» «ФОРПОСТ» отряды да бар. Үзебезнең мәктәп территориясен тәртипкә китермәсәк, безнең өчен беркем дә эшләмәс.

Һәр сыйныф үзенә йөкләмә алды. Без кышын җыелган төзелеш чүп-чарын җыештырырга тиеш идек. Чүп өеме зур иде, тикмәгә генә "Күңел куркак - кул батыр" димиләр икән. Һәм эш кайнады. Йөк машинасы кузовы күз ачып йомганчы тулды, әйтерсең, әкияттәге тылсымлы таяк белән төрттеләр, тылсымчылары гына без идек. Безнең отряд кызлары да эшсез калмады. Алар мәктәп клумбаларын ташлардан арындырдылар. "Форпостлылар"ның барысының да күкрәгенә "Язгы изгелек атналыгы" дигән тасма тагылды, без анда актив катнашабыз.

Һәр яңа көн яңа эшләр алып килә. Хәзер без әти-әниләребез һәм күршеләребез белән бергәләп урамнарыбызны чистартабыз. Без поселогыбызның чиста, матур булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

4

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев