Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

ХЕЗМӘТКӘРЛӘРНЕҢ ХОКУКЛАРЫН ЯКЛАРГА

"Россия Федерациясендә белем бирү турында"гы закон проекты буенча фикер алышу озакка сузылды. Бу документ өстендә эшнең башыннан ук профсоюз аңа принципиаль яктан әһәмиятле гарантияләрнең һәм мәгариф хезмәткәрләрен социаль яклау чараларын беркетүне катгый рә-вештә таләп итте. Белем бирү учреждениеләре коллективларында фикер алышу барышында авыл мәктәпләре укытучылары өчен коммуналь хезмәтләргә түләүдә ташламалар...

"Россия Федерациясендә белем бирү турында"гы закон проекты буенча фикер алышу озакка сузылды.
Бу документ өстендә эшнең башыннан ук профсоюз аңа принципиаль яктан әһәмиятле гарантияләрнең һәм мәгариф хезмәткәрләрен социаль яклау чараларын беркетүне катгый рә-вештә таләп итте. Белем бирү учреждениеләре коллективларында фикер алышу барышында авыл мәктәпләре укытучылары өчен коммуналь хезмәтләргә түләүдә ташламалар мәсьәләләре, аз комплектлы мәктәпләрне ябу проблемалары, вакытыннан алда пенсиягә чыгуга укытучыларның хокукларын закон нигезендә ныгыту турында һәм башка күп кенә мәсьәләләр кискен куелды. Профсоюз әгъзаларының хокукларын һәм гарантияләрен яклау максатында, район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары инициативасы белән РФ Президенты һәм ТРдан РФ Дәүләт Думасы депутатлары исеменә телеграммалар җибәрелде. РФ Дәүләт Думасы депутатлары А.Г.Когогина һәм И.Б. Богуславский мәгариф хезмәткәрләрен яклау һәм таләпләрен аңлауларын белдереп җавап телеграммалары җибәрделәр. Күптән түгел узган "Россия Федерациясендә дәүләт белем бирү сәясәтен гамәлгә ашыруны законлы тәэмин итү" темасына парламент тыңлауларында Мәгариф буенча комитет рәисе Александр Дегтярев әйтеп киткәнчә, мәгарифкә кагылышлы закон проекты буенча фикер алышуларда мө-рәҗәгатьләрнең күпчелеге региондагы педагогларның уртача хезмәт хакын күтәрү турында Россия Президенты Указы таләбен законлы ныгытуга кагыла, һәм бу мәсьәлә, чыннан да, законлы ныгытылырга тиеш. Бу юнәлештә безнең республикада да максатчан эш алып барыла.
2012 елның 1 октябреннән белем бирү системасы хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү шартлары үзгәрде. Барлык мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирү хезмәткәрләренә, укытучылардан кала, 12,5% күләмендә өстәмә билгеләнә. Укытучыларга мондый өстәмә түләү 6% күләмендә билгеләнә. Хезмәткә түләү турындагы Положениегә үзгә-решләр кертелә: дәфтәрләр тикшергән өчен түләүләр күләме 2 тапкыр артты; эш спецификасы өчен таблицага яңа юл кертелде: "белем бирү учреждениеләрендә укытучы эше" - 9%.
Хәзерге вакытта Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Ю.П. Прохоров ТРның Финанс министрлыгы белән берлектә мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр педагогларының уртача хезмәт хакын региональ дәрәҗәгә күтәрү мәсьәләсе өстендә эшлиләр, димәк, безне декабрьдә тагын бер тапкыр хезмәт хаклары күтәрелү көтә.
Ләкин профсоюз әгъзаларының барысын да мәгариф хезмәткәрләренә хезмәт хакын үз вакытында түләмәү борчый. Нигездә хезмәт хакын түләүдә тоткарлыклар район мәгариф бүлеге бухгалтериясе гаебе белән килеп чыга. Анда кадрлар бик еш алышынып тора. Эшләреннән китүнең сәбәбен алар хезмәт хакларының түбән булуы һәм үзләре башкарган эш күләменә туры килмәве белән аңлаталар. Бу мәсьәләне хәл итү өчен безгә район җитәкчелегенең ярдәме кирәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев