Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

«Дуслык таҗы»

Туган як җир йөзендә күңелгә иң ятышлы, иң матур урын санала. Биредәге табигать тә иң гүзәл, әкиятләр дә иң кызыклы, кешеләр дә иң сөйкемле һәм шәфкатьле була. Мондагы бөтен нәрсә күңелгә якын, кадерле һәм кабатланмас. Татарстан - күпмилләтле республика. Биредә 115 милләт вәкиле яши. Халыклар дуслыгы - Татарстанның зур байлыгы....

Туган як җир йөзендә күңелгә иң ятышлы, иң матур урын санала. Биредәге табигать тә иң гүзәл, әкиятләр дә иң кызыклы, кешеләр дә иң сөйкемле һәм шәфкатьле була. Мондагы бөтен нәрсә күңелгә якын, кадерле һәм кабатланмас.

Татарстан - күпмилләтле республика. Биредә 115 милләт вәкиле яши. Халыклар дуслыгы - Татарстанның зур байлыгы. "Намус кодексы" «ФОРПОСТ» отряды әгъзалары Коркачык мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына нәкъ менә шушы турыда җентекләп сөйләделәр дә инде.

Алар өчен без Шәфкатьлелек атнасы барышында "Дуслык таҗы" дигән чара уздырдык. Туган ил, республикабызның гүзәл почмаклары турында сөйләштек. Аннары анда яшәүче халыклар турында сөйләдек. Кечкенәләргә кызыклы булсын өчен үзебезнең мәктәп укучылары әзерләгән, милли киемнәр кидерелгән курчаклар алып килдек.

Очрашу барышында украин, молдаван, үзбәк, чуваш һәм, әлбәттә, рус, татар халыклары уеннарын искә төшердек. Балаларга бу бик тә ошады. Безнең мәктәптә күптәннән мондый күңелле чара узганы юк иде. Чөнки бу көнне сикергәләргә һәм кәҗә булып мекердәргә дә, бака булып бакылдарга да рөхсәт ителде.

Бер үк укучы үзен украин халык уенында "бака" ролендә, үзбәк халык уенында "кәҗә" ролендә сынап карый алды. 115 милләт турында берьюлы сөйләп чыгу да, аларның уеннарын уйнап күрсәтү дә һич мөмкин түгел, әмма безнең кечкенәләр янына беренче һәм соңгы килүебез генә булмас, бу зур, файдалы һәм бик кирәкле эшнең башы гына әле. Үз милләтең генә түгел, башка тугандаш халыкларның гореф-гадәтләренә дә хөрмәт хисен балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Менә шул вакытта гына республикабыз көчле, нык, бердәм булыр, эшләребез дә көйле барыр. Халыклар дуслыгы бик зур әһәмияткә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев