Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

БУЛДЫКЛЫ ПЕДАГОГ

Баланың тормышында күп нәрсә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә килгәч, кем кулына эләгүеннән тора. Кешенең төп сыйфатлары балачакта формалаша, гүзәллекне күрә белергә һәм аңларга да аларны нәкъ менә шушында өйрәтәләр. Безнең балалар тәрбиячеләре Петрякова Елена Викторовнадан бик уңдылар. 17 нче октябрьдә аның юбилейлы туган көне булды. Һәр иртәне ул балаларыбызны якты...

Баланың тормышында күп нәрсә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә килгәч, кем кулына эләгүеннән тора. Кешенең төп сыйфатлары балачакта формалаша, гүзәллекне күрә белергә һәм аңларга да аларны нәкъ менә шушында өйрәтәләр.
Безнең балалар тәрбиячеләре Петрякова Елена Викторовнадан бик уңдылар. 17 нче октябрьдә аның юбилейлы туган көне булды. Һәр иртәне ул балаларыбызны якты елмаю белән каршы ала. Аның "алтыным минем", "кадерлем минем" дигән ягымлы сүзләре балаларның гына йөрәкләрен җылытып калмый, әти-әниләргә дә, кызларын һәм улларын бакчада тыныч күңел белән калдырып, эшкә китү мөмкинлеге бирә. Күп вакытын акча эшләп табуга сарыф итүче һәр ата-ана да баласына шуның кадәрле мәхәббәт һәм җылылык бирә алмый һәм бу берәүгә дә сер түгел. Таләпчән, изге күңелле Елена Викторовна безгә, әти-әниләргә, ял көннәрендә баланың режимын ничек төзергә, нинди әкиятләр укырга, нинди уеннарга өстенлек бирергә кирәклеге турында киңәшләр бирә. Бернинди киеренкелек тудырмыйча, гап-гади итеп аралаша.
Елена Викторовна уздырган ачык чараларга райондагы гына түгел, республикадагы хезмәттәшләре дә лаеклы бәя бирделәр.
Хезмәтенә мәхәббәте, принципиальлеге, башлаган эшен азагына кадәр җиткерү, тормышка нык карашта булу кебек сыйфатлары кызларына да күчкән. Оксана - 2 нче Биектау урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта, Юля - квалификацияле юрист. Оныклары Милена белән Полина да әбиләрен сөендереп торалар.
Без, шәфкатьлелек, намуслылык, әхлаклылык сыйфатларын сеңдереп, балаларыбызны мәктәпкә барганчы тәрбияләрсез, дип ышанабыз. Тормышыгыздагы шушындый матур көнне без сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, сәламәтлек, иминлекләр телибез, кадерле һәм хөрмәтле Елена Викторовна! Балаларыбыз белән бакчада уздырган һәр көнне балачак иле буйлап онытылмаслык сәя-хәткә әверелдерүегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев