Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Безнең яраткан укытучыбыз

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, тәрбияле булырга өндәде. Иң авыры, безнеңчә, яраткан укытучың турында язудыр. Җанны тутырган ярату һәм соклану хисләрен ничек ак кәгазьгә төшерергә? Кәгазьгә күчкәндә аларның ихласлылыгы...

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар безне мәгърифәт дөньясына алып керде, хәреф танырга, язарга өйрәтте, тәрбияле булырга өндәде.


Иң авыры, безнеңчә, яраткан укытучың турында язудыр. Җанны тутырган ярату һәм соклану хисләрен ничек ак кәгазьгә төшерергә? Кәгазьгә күчкәндә аларның ихласлылыгы да, көче дә югала сыман.
Безнең мәктәптә укытучылар күп. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Без бөтен укытучыларны да хөрмәт итәбез һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтлебез. Ләкин безнең яраткан укытучыбыз берәү генә. Ул - сыйныф җитәкчебез Миләүшә Фәтхерахман кызы Хәй-руллина. Ул безгә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Миләүшә апабыз бик яхшы һәм кайгыртучан. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели. Һәрвакыт безгә нәрсәне эш-ләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген аңлата, эчтәлекле сыйныф сә-гатьләре үткәрә. Миләүшә апаны безнең икенче әниебез дип әйтеп була. Әниләребез кебек үк, ул да безне кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ләкин без аңа үпкәләмибез, ә киресенчә, хатабызны төзәтергә һәм Миләүшә апа әйткәнчә эшләргә тырышабыз. Ул һәрвакыт безнең өчен борчыла, кайгыра. Берәребез авырып китсә, аның күңеле тыныч түгел. Миләүшә апа укуыбыз турында да беркайчан онытмый. Көн саен диярлек: «Бөтен дәресләргә дә әзерләнеп килдегезме? Кичә нинди билгеләр алдыгыз?» - дип кызыксына. Һәрвакыт дәресләрне ныклап өйрәнергә куша, чөнки киләчәк тормышыбызда мәктәптә тупланган белемнәребезнең безгә кирәк булачагын бик яхшы аңлый. Без Миләүшә апаның дәресендә утырырга яратабыз, чөнки ул һәр теманы безгә җентекләп аңлата, авырракларын, без аңлаганчы, йөз тапкыр кабатларга да риза ул. Шулай ук, Миләүшә апа безне һәрвакыт кисәтә: «Бу тема сораулары бердәм дәүләт имтиханнарында да еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз». Ул мәктәптә безгә өстәмә биремнәр эшләтә, өйгә китаплар укырга биреп җибәрә. Миләүшә апа бик тырыш, үз һөнәрен бик яратып башкара. Аның барлык сыйфатлары да безгә бик ошый. Без аңа гомеребез буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакбыз. Без аның бик күп белүенә, тиз фикер йөртүенә гаҗәпләнәбез. Тырышлыгы бәрабәренә ул бездә дә рус теленә карата мәхәббәт уята алды.

Кадерле укытучыбыз Миләүшә апа! Биргән белемнәрегез, акыллы киңәшләрегез өчен зур рәхмәт Сезгә!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев