Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Без сезгә бик рәхмәтлебез!

Укытучы һөнәре барлык заманнарда да иң мактаулы, шул ук вакытта иң катлаулы һөнәрләрнең берсе булды. Һәр укытучы да укучысының тормышта уңышка ирешүен тели. Әмма аның өчен иң зур шатлык - укучысының аңа рәхмәтле булуы. Без вакытларын, көчләрен кызганмыйча, зур сабырлык белән безгә белем биргән укытучыларны онытмаска тиешбез. Илебездә укытучы хезмәтенең...

Укытучы һөнәре барлык заманнарда да иң мактаулы, шул ук вакытта иң катлаулы һөнәрләрнең берсе булды.
Һәр укытучы да укучысының тормышта уңышка ирешүен тели. Әмма аның өчен иң зур шатлык - укучысының аңа рәхмәтле булуы. Без вакытларын, көчләрен кызганмыйча, зур сабырлык белән безгә белем биргән укытучыларны онытмаска тиешбез. Илебездә укытучы хезмәтенең социаль яктан да, матди яктан да тиешенчә бәяләнмәве генә кызганыч. Миңа калса, илнең киләчәген тәрбияләүче кешеләр турында дәүләт күбрәк кайгыртырга тиеш.
Мин кайсыдыр бер укытучыны гына яратам, дип әйтә алмыйм. Минем өчен алар барысы да яраткан укытучылар. Үзем дә, сыйныфташларым да безгә белем бирүнең, тәрбияләүнең күпме көч таләп итүен аңлыйбыз. Безнең Коркачык мәктәбе укытучылары үз бурычларын җиренә җиткереп, намус белән башкаралар. Без аларга моның өчен бик рәхмәтлебез. Зур тормышка юл күрсәткән укытучыларыбызны беркайчан да онытмабыз.
8 нче кадет сыйныфы укучылары исеменнән барлык укытучыларга: "Безнең янда булуыгыз өчен зур рәхмәт. Шуклыкларыбыз өчен гафу итегез! Без сезне яратабыз һәм хезмәтегезне аңлыйбыз", - дип әйтәсем килә.


Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев