Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

БЕЗ АНЫ ЯРАТАБЫЗ

1 нче Биектау мәктәбенең "Яшь мөхәррир" түгәрәге җитәкчесе Рушания Нәкыйп кызы 4 "Б" сыйныфы укучыларының беренче укытучылары турында мини-иншаларын алып килде. "Минем яраткан дәү әниемнең исеме - Рәйсә Рафаэль кызы Галиәхмәтова. Ул бик чибәр, зәвык белән киенә. Рәйсә Рафаэль кызының минем укытучым һәм сыйныф җитәкчем булуына бик шатмын. Миңа үзебезнең...


1 нче Биектау мәктәбенең "Яшь мөхәррир" түгәрәге җитәкчесе Рушания Нәкыйп кызы
4 "Б" сыйныфы укучыларының беренче укытучылары турында мини-иншаларын алып килде.


"Минем яраткан дәү әниемнең исеме - Рәйсә Рафаэль кызы Галиәхмәтова. Ул бик чибәр, зәвык белән киенә. Рәйсә Рафаэль кызының минем укытучым һәм сыйныф җитәкчем булуына бик шатмын. Миңа үзебезнең театрга, киноларга һәм кафега баруыбыз ошый". Чулпан ГАЛИЕВА.

"Һәр кешенең тормышында мәңгегә хәтердә кала торган вакыйга була. Минем өчен шундый вакыйга - үземнең беренче укытучым Рәйсә Рафаэль кызы белән очрашу. Өч ел элек җылы сентябрь көнендә ул безне мәктәп янында каршы алды. Ул вакытта безнең аның икенче әниебезгә әвереләчәген белми идек әле. Без аны бик яратабыз: ул безне мактый, кирәк вакытта гадел итеп ачулана да, барлык эшләрдә ярдәм итә". Әдилә ГАЙФУЛЛИНА.

"Ул 1963 елның 27 июнендә Уралда туган. Хәзер аның әти-әнисе - Роза апа һәм Рафаэль абый Арчада яши.
Рәйсә Рафаэль кызы инде 30 ел укытучы булып эшли. Шушы вакыт эчендә ул күпләрне тәрбияләгән. Мин үзебезнең яраткан укытучыбыздан аерылырга туры киләчәген уйлап, нык борчылам: 4 нче сыйныфны тәмамлыйбыз бит". Камилла ГАРИФУЛЛИНА.

"Беренче уку көненнән безнең укытучыбыз миңа бик ошады. Ул безне барысына да өйрәтте: укырга, язарга, рәсем ясарга, кул эшләре эшләргә. Ләкин иң мөһиме - ул безне өлкән-нәрне хөрмәт итәргә, дусларның кадерен белергә, авырлыкларны җиңәргә өйрәтте. Ул безнең барыбызның туган көннәрен белә. Безне котлый һәм бүләкләр өләшә, кызыклы итеп бәйрәмнәр уздыра". Диана ХӘКИМОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев