Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

БДИ тапшыруда яңалык

2011 елның 11 октябрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы № 2451 "Бердәм дәүләт имтханын уздыру тәртибен раслау турында" боерык чыгарды. БДИны уздыру кагыйдәләре яңартылды, тәртибе яңадан расланды. Имтиханны 4 категория кешеләр тапшыра ала. Беренчесе - урта (тулы) гомуми белем бирүнең төп программаларын үзләш-тергән һәм дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә кертелгән белем алучылар....

2011 елның 11 октябрендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы № 2451 "Бердәм дәүләт имтханын уздыру тәртибен раслау турында" боерык чыгарды.

БДИны уздыру кагыйдәләре яңартылды, тәртибе яңадан расланды. Имтиханны 4 категория кешеләр тапшыра ала. Беренчесе - урта (тулы) гомуми белем бирүнең төп программаларын үзләш-тергән һәм дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә кертелгән белем алучылар. Икенчесе - башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар - төп һөнәри белем бирү программалары чигендә урта (тулы) гомуми белемнең федераль белем бирү дәүләт стандартын үзләштерүчеләр. Өченчесе - белем бирү учреждениеләрен моннан алдагы елларда тәмамлаучылар, урта (тулы) гомуми, башлангыч яки урта һөнәри белем (шул исәптән БДИ нәтиҗәләре турында элек алынган таныклыкның гамәлдә булу срогы чыкмаганнар да) турында документы булучылар. Дүртенчесе - чит дәүләтләрдәге белем бирү учреждениеләрендә урта (тулы) гомуми белем алган гражданнар.

БДИ математика, рус теле, әдәбият, физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан), информатика һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча уздырыла.

БДИ нәтиҗәләрен бәяләү системасы урта (тулы) гомуми белем алуның төп программаларын үзләштергән укучыларга дәүләт (йомгаклау) аттестациясе уздыру формалары һәм тәртибе турындагы Положение нигезендә билгеләнә.

БДИны оештыруга җәлеп ителүчеләргә, шулай ук аны уздыру чорында - имтихан тапшыручыларга да контроль билгеләү (үлчәү) материалларындагы мәгълүматларны тараткан өчен җаваплылык күздә тотылган.

Реклама

Россиянең мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек органына федераль дәрәҗәдә имтиханны оештыру һәм уздыруның техник ягын карау, БДИ бланкларын әзерләү һәм алар белән регионнардагы дәүләт имтихан комиссияләрен тәэмин итү бурычы йөкләнде.

Элекке тәртипне раслау турындагы боерык үз көчен югалткан дип санала.

2012 елның 31 гыйнварында РФ Юстиция министрлыгында теркәлде. Теркәлү номеры - 23065.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев