Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Балачакның имин юлы

Бүгенге көндә юлларда балаларның иминлеген тәэмин итүгә бәйле проблемалар актуальләшә бара. Моңа җәмгыятьнең техноген эшчәнлеге масштаблары һәм темпларының үсүе дә, урамнар һәм юлларда хәрәкәт көчәю дә, табигать бәла-казаларының саны арту да сәбәпче. Укучыларда юлларда үз-үзеңне тотуның имин һәм законлы булуы өчен кирәкле белемнәр, осталык, күнекмәләр формалаштыру системасының төп буыны булып...

Бүгенге көндә юлларда балаларның иминлеген тәэмин итүгә бәйле проблемалар актуальләшә бара. Моңа җәмгыятьнең техноген эшчәнлеге масштаблары һәм темпларының үсүе дә, урамнар һәм юлларда хәрәкәт көчәю дә, табигать бәла-казаларының саны арту да сәбәпче.

Укучыларда юлларда үз-үзеңне тотуның имин һәм законлы булуы өчен кирәкле белемнәр, осталык, күнекмәләр формалаштыру системасының төп буыны булып мәктәп санала. Балаларның юлларда транспортка бәйле җәрәхәтләр алуын булдырмас өчен балалар һәлак була яки травма ала торган юл-транспорт һәлакәтләрен китереп чыгаручы сәбәпләрне һәм шартларны ачыкларга, аларны бетерү буенча эшләргә кирәк. Юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләр турында еш ишетеп торабыз. Шунысы бик үкенечле: фаҗигаләрнең сәбәпләре күп очракта балаларның Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәве, аларны куллана алмавына бәйле. Тәрбия эшләре барышында мәктәбебезнең укытучылар коллективы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмауга, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә зур әһәмият бирә. Юл кагыйдәләрен өйрәткәндә төп максат - укучыларның кагыйдәләр эчтәлеген үзләштерүе һәм бу кагыйдәләрне чынбарлыкта карар кабул итү өчен куллана белүе. Шунсыз юлдагы иминлекне тәэмин итү мөмкин түгел.

Ел дәвамында атна саен мәктәпкүләм линейкалар уздырабыз. Анда балалар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту турында еш сөйләшәбез. Линейкаларга ЮХИДИ хезмәткәрләрен дә чакырабыз. Безнең укучылар, укытучылар ел саен Юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган төрле акцияләрдә, конкурсларда катнаша, призлы урыннар ала. Мәсәлән, "Беренче сыйныф баласына мәк-тәпкә барып җитәргә ярдәм ит", "Куркынычсыз тәгәрмәч", Хәрәкәтнең яшь инспекторлары һ.б. Башлангыч сыйныф укытучылары еш кына балаларга Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча район һәм республика дәрәҗәсендәге ачык дәресләр, чаралар уздыра. Уку елы барышында да, җәйге мәктәп яны лагеренда да, укучыларның юл кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру, кулланырга өйрәтү өчен, төрле сәяхәтләр, викториналар, рольле һәм эшлекле уеннар, театраль тамашалар рәвешендә гамәли дәресләр булып тора. ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналар җые-лышларына да килә, куркынычсыз яшәү рәвеше тәрбияләү ысуллары турында ата-аналарга киңәшләр бирәләр.

Балалар, аеруча башлангыч сыйныф укучылары, куркынычның ни икәнен аңлап та бетерми әле. Тәрбия сәгатьләрендә сыйныф җитәкчеләре, укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, аларны юлларда тәртипле булырга өйрәтә, куркынычны һәм аның нәтиҗәләрен алдан күрә белүне, үз мөмкинлекләрен дөрес бәяләүне формалаштыра. Куркыныч янаган очракларга карата укучыларда психологик ныклык тәрбияләргә кирәк. Тәртиплелек, саклык, күзәтүчәнлек - юл мохитенә яраклашырга ярдәм итәчәк шәхси сыйфатлар. Балаларның урамда, юлда һәм транспортта үзләрен тоту культурасы аларның тирә-ягындагы кешеләргә һәм гаиләләрендәге әхлакый атмосферага бәйле. Психологик-педагогик тәэсир итү буларак тәрбия баланың юлдагы иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм өйдә дә, мәктәптә дә бергә алып барылырга тиеш.

ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпкә ешрак килсен иде. Безнең ничек эшләгәнне тикшерер өчен генә яки чакыргач кына түгел, ә балаларны юлда һәм урамда имин йөрергә бергәләп өйрәтергә дип, үз теләкләре белән килсеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев