Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

ҖАН ҖЫЛЫСЫН – УКЫТУЧЫЛАРГА

Укытучы көне - көзнең иң күркәм бәйрәме. Яраткан укытучыларын, остазларын, тәрбиячеләрен искә алмаган кеше юктыр ул. Безнең мәктәптә 5 октябрь көнне иртәнге сәгать 7дән үк җанлылык хөкем сөрә башлады. Яраткан укытучыларын каршыларга алдан ук әзерләнеп тору өчен өлкән сыйныфлар, укучылар советы килде. Көзнең иң гүзәл, иң хуш исле чәчәкләреннән "Көз...

Укытучы көне - көзнең иң күркәм бәйрәме. Яраткан укытучыларын, остазларын, тәрбиячеләрен искә алмаган кеше юктыр ул. Безнең мәктәптә 5 октябрь көнне иртәнге сәгать 7дән үк җанлылык хөкем сөрә башлады.
Яраткан укытучыларын каршыларга алдан ук әзерләнеп тору өчен өлкән сыйныфлар, укучылар советы килде.
Көзнең иң гүзәл, иң хуш исле чәчәкләреннән "Көз сулышы" букетын кичтән әзерләдек, иртән лирик көйләр уйната башладык. Фойе бәйрәмчә бизәлгән: "Укытучылар көне белән!" дигән газета, төрле төстәге шарлар, күңелле "ерык авызлар". Әнә укытучылар да күренә башлады, балаларның "Котлыйбыз!" дигән тавышлары мәктәп ишегалдын яңгыратып торды. Без остазларыбызга чәчәк бәйләмнәре тапшырдык. Ә укытучылар исә безгә сөйкемле, шәфкатьле елмаюларын бүләк иттеләр, ә балалар һәм ата-аналарның йөзләре кояштай балкый! Бәйрәм күтәренкелеге бөтен мәктәпкә җан кертте. "Мәктәбегездә нинди җылылык һәм ягымлылык хөкем сөрә!" - диештеләр ата-аналар һәм кунаклар.
Көндез без укытучыларны "Сезнең өчен - чын күңелдән!" дигән концертка актлар залына чакырдык. 10 нчы профиль сыйныфы укучылары - алып баручылар Аделина Шакирова белән Әлфия Хәсәншина чараны: "Туган йортыбызда бүген бәйрәм!" - дигән сүзләр белән башладылар. - Укытучылар көне! Укытучы! Болар беркайчан да искерми торган сүзләр. Алар һәрвакыт мөһим булачак. Җирдә тормыш барында укытучы һөнәре дә мәңгелек!"
5 А сыйныфы укучысы Ангелина Державина "С чего начинается Родина" дигән җыры белән кеше тормышында укытучының нинди әһәмиятле роль уйнавын ассызыклады. 7 А һәм 8 К сыйныфларның "Искра" агитбригадасы төркеме укучыларның сәламен җиткерде. Балалар чыгышларында укытучылар хезмәтенең тынгысызлыгын, аларның балаларга якты хыяллар бүләк итүен билгеләп үттеләр.
Концертның беренче өлеше 11 А һәм 11 профиль сыйныфы укучылары карамагында булды. Алар "Школьный городок" тапшыруын алып бардылар, "АБВГдейка"ның махсус чыгарылышын күрсәттеләр. Шаян формада укытучыларның дәрестә кайвакытларда борчылуларын, тиктормас, шук, әмма шулай да яраткан укучылары - безнең өчен борчылуларын күрсәттеләр. Концертның икенче өлешен "Ты за партой сидишь, капитан!" җыры белән 4 Б сыйныфы ачты, ә 6 Б сыйныфы заман мәктәбе тормышыннан "Битва учителей-профессионалов" дигән кызыклы сәх-нәләштерелгән өзек күрсәттеләр.
Беренче сыйныф укучысы Арина Тихонова "Самая счастливая" дигән матур җыры белән укытучыларны бөтенхалык бәйрәме белән котлады. Алып баручылар барлык укучылар исеменнән укытучылардан гафу үтенделәр: "Без һәрвакытта да сез кушканча гына эшли алмыйбыз, кайвакыт борчыйбыз да, шуклыкларыбыз өчен гафу итегез!" Һәм икенче сыйныф укучысы Ангелина Андреева "Васильки" җырын бүләк итте.
5 Б сыйныфы укучылары "Укытучылар" дигән көлкеле чыгышлары белән укытучының балаларга өмет, изгелек һәм мәхәббәт бүләк итүен белдерделәр. Мәктәпнең оста җырчысы Женя Артемьева "Посвящение учителям" җыр-гимнын күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. 3 Б сыйныфыннан Гөлназ Фәттрахманова "Облака" дигән ягымлы җыры белән кадерле укытучыларын котлады. 5 А сыйныфының "Lets go" биюе ничә генә яшьтә генә булсалар да, заман белән бергә атлаучы мәңге яшь укытучыларны тагын да дәртләндереп җибәрде.
Концертыбыз әйбәт килеп чыкты, укытучыларга ошады, ә монысы иң мөһиме, чөнки аларга яравы авыр, алар бик таләпчән, тәнкыйтьчел халык. Без күмәк иҗади проектыбызны бөтен күңелебезне биреп башкардык, шуңа күрә аларга ошавына бик шатбыз. Әмма максатыбыз төп остазларыбыз һәм рухландыручыларыбыз: тәрбия эше буенча директор урынбасары Лена Фариль кызы Фәләхова, педагог-оештыручылар Ирина Валентиновна Минеева, Энҗе Гыймай кызы Гыймадиеваның ярдәменнән башка гына барып чыкмас иде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев