Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Юмарт иганәчеләр

Юмарт иганәчеләр ярдәменнән башка районда бер генә киң масштаблы акция дә, бер бәйрәм, бер Сабантуй да үтми. Аларга ярдәм сорап социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, спорт ярышлары оештыручылар да, дини учреждениеләр җитәкчеләре дә мөрә-җәгать итә. Кагыйдә буларак, мөрәҗәгатьләре җавапсыз калмый. «Биектау» хәйрия фонды районда инде беренче елын гына эшләми. Анда җыелган акчалар...

Юмарт иганәчеләр ярдәменнән башка районда бер генә киң масштаблы акция дә, бер бәйрәм, бер Сабантуй да үтми. Аларга ярдәм сорап социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, спорт ярышлары оештыручылар да, дини учреждениеләр җитәкчеләре дә мөрә-җәгать итә. Кагыйдә буларак, мөрәҗәгатьләре җавапсыз калмый.

«Биектау» хәйрия фонды районда инде беренче елын гына эшләми. Анда җыелган акчалар изге һәм бик тә мөһим, кирәкле эшләргә сарыф ителә. 2013 нче елда Биектау районында урнашкан 14 предприятие аеруча актив булды. Фондка иң зур суммалар «Складсервис» һәм «ЛукойлУралнефтепродукт» җәмгыятьләреннән керде. «ВинербергерКуркачи» һәм «СафПласт» ширкәтләре «Мәктәпкә җыенырга булыш!» акциясендә актив катнаштылар. Инвалидларга ярдәм итү өчен уздырылган «Йөрәктән йөрәккә» акциясен уздыруга «Элита» предприятиесе акча күчерде.

Узган ел район күләмендәге мәдәни, спорт, хәйрия чараларын уздыруга «Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе», «Татметалл» акционерлык җәмгыяте, «ГазпромТрансКазань» җаваплылыгы чикле ширкәте, «Проминтел-Агро» акционерлык җәмгыяте, «Сельхозснаб» җаваплылыгы чикле ширкәте, «Тулпар Гелиокоптерс» җаваплылыгы чикле ширкәте үзлә-реннән сизелерлек өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев