Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Җырлары һәм гармуннары белән Сабантуйлар килде әйләнеп

Милли бәйрәмебез Сабантуй ел саен эчтәлеклерәк, кызыклырак була бара, яңа төсмер-ләр ала. Ул күптәннән инде сабан бәйрәме генә булып тормый, аның спорт ярышлары мәй-данына, концерт сәхнә-сенә, һәм, әлбәттә, алдынгы игенчеләр, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре һәм җитәкчеләрен бүләкләү трибунасына әверелгәненә дә байтак вакыт. Менә быел да район Сабантуе хезмәт кешеләрен...

Милли бәйрәмебез Сабантуй ел саен эчтәлеклерәк, кызыклырак була бара, яңа төсмер-ләр ала. Ул күптәннән инде сабан бәйрәме генә булып тормый, аның спорт ярышлары мәй-данына, концерт сәхнә-сенә, һәм, әлбәттә, алдынгы игенчеләр, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре һәм җитәкчеләрен бүләкләү трибунасына әверелгәненә дә байтак вакыт.
Менә быел да район Сабантуе хезмәт кешеләрен хөрмәтләүдән башланды. Башта мәйданга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Биектау районы флагларын алып чыктылар. Гармунсыз нинди бәйрәм ди инде ул! Егермеләп баян, тальян гармуннары, аккордеоннарның күңелләрне җилкендерә торган көйләре-моңнары стадионны шатлыклы авазларга күмде, мәйдан киңәеп, тагын да ямьләнеп китте. Районның иң яхшы гармунчылары берсе артыннан берсе татар халкының җанына якын көйләрне сыздырдылар, аннары дәртле бию көйләренә күчтеләр... Шундый күңелле, рухландыргыч музыка яңгырап торганда аякларның үзлә-реннән-үзләре тыпырдый башлавын сизми дә каласың. Халык әйләндереп алган түгәрәк эченә беренчеләрдән булып үзебезнең республикада яшәүче халыкларның милли киемнәрен кигән үзешчән артистлар - авыл мәдәният йортларыннан килүчеләр чыкты. Сабантуй күптәннән инде бөтенхалык бәйрәменә әверелде. Мәйданда без милли киемнәргә генә сокланып калмыйбыз, ә бәлки Татарстанда яшәүче халыкларның җырларын, биюләрен, уеннарын да күзәтәбез.
Бәйрәмне алып баручылар - мәдәният бүлеге начальнигы Ренат Сабирҗанов һәм район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Борһанова мәйданга милли көрәш, бокс, тхэквондо буенча зона, республика ярышларында, турнирларда катнашып, район намусын яклаган, призлы урыннарны яулаган яшь спортчыларны чакыралар. Алар арасында спорт мастерлыгына кандидатлар да бар.
Сабантуй - икмәк кадерен аңлаучылар, эшли дә, ял да итә белүчеләр бәйрәме. Алып баручы мәйданга районның алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен чакыра. Болар - Шәүкәт Вахитов ("Битаман" ҖЧШ), Анна Захарова ("Серп и молот" ҖЧШ), Фиркать Вахитов ("Правда" ҖЧШ), Ирек Исмәгыйлев ("Ватан" АҖП ҖЧШ), Марат Җаббаров ("Бөреле" ЯАҖ).
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин аларга Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшыра. Шулай ук районның иң яхшы авыл җирлекләре җитәкчеләренең исемнәре атала. Алар да лаеклы бүләкләр алдылар. Районыбызны көчлерәк, баерак итүгә үзләреннән өлеш керткән инвесторлар да рәхмәт сүзе белән телгә алынды.
Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин район Сабантуеның барлык кунакларын һәм биектаулыларны бәйрәм белән котлады.
- Сабантуйда без районның уңышлы үсүенә тырыш хезмәтләре белән өлеш кертүчеләрне котлыйбыз, - диде ул. - Соңгы елларда район тормышында зур үзгәрешләр булды. Эшкәртү промышленносте, авыл эшмәкәрлеге үсеш ала. Якташлар берлеге оештырылды, илебезнең төрле почмакларында яшәүче биектаулылар - якташларыбыз белән дуслык җепләре ныгый. Торак төзелеше актив бара, ветераннарны квартиралар белән тәэмин итү төгәлләнеп килә. Боз сарае һәм социаль-көнкүреш билгеләнешендәге башка объектлар төзелә.
Район Сабантуенда катнашкан абруйлы кунаклар арасында Татарстан Республикасының Хез-мәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да бар иде. Ул биектаулыларны олы милли бәйрәм белән котлады һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан җибәргән котлавын укып чыкты:
"Халкыбыз кайда гына яшәсә дә, Сабан туе аларга тамырларын барлау, иң күркәм сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бирә, - диелә котлауда. - Бу бәйрәм - милли мәдә-ниятебезне сугарып торучы, буыннар арасында рухи бәйләнеш булдыручы саекмас чыганак. Ямьле Сабан туе бөтенхалык мәхәббәтен казанды. Хәзер аны Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә дә уздыралар. Бәйрәм мәйданына барлык милләт һәм дин вәкилләре җыела. Бу безне берләштерә, татар мәдәниятен популярлаштыра, тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуга ярдәм итә.
Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүче уңган авыл хезмәтчәннәрен Сабан туенда тантаналы шартларда тәбрик-ләү, хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Алар, чынлап та, Сабан туеның данлыклы батырлары, мәшһүр мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән беррәттән мәйдан түрен-дә урын алырга хокуклы. Россия тарихы елында һәм Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елында Сабан туен бәйрәм итү аеруча актуаль яңгыраш тапты. Татар халкының әлеге нурлы бәйрәме уртак рухи хәзинәгә әверелде һәм Россиянең күп-милләтле мәдәнияте елъязмасында ныклы урын алды".
Алып баручы мәйданга Сабан туеның тулы хокуклы хуҗаларын - районның алдынгы игенчеләрен һәм терлекчеләрен чакыра. Ел йомгаклары буенча түбәндәге хезмәт-чәннәр иң яхшы механизаторлар дип танылдылар: Суыксудан Илназ Усманов, Марат Хафизов ("Высокогорский" ААҖ), Сәйдәш Зарипов ("Бөреле"), Илшат Әхмәдуллин ("Татарстан"), Геннадий Марфин ("Серп и молот"), Азат Габдрахманов ("Агростар"). Аларга Мактау грамоталары, 30ар мең сум акчалата премияләр һәм җиңүчеләргә бирелә торган Мактау тасмалары тапшырылды. Районның алдынгы терлекчеләре Алсу Вәлиуллина ("Ватан"), Гөлнара Сәмигуллина ("Битаман"), Хәлимә Мотыйгуллина ("Правда"), Гөлнара Галиуллина ("Красная заря") да Мактау грамоталары һәм премияләр белән бүләк-ләнделәр.
Район Сабантуеның төп мәйданында шулай ук алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш белгечләре һәм алдынгы крестьян-фермер хуҗалыклары да билгеләп үтелде. Хуҗалыкларның иң тырыш хезмәтчәннәренә Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Район Сабантуе флагын күтәрү хокукы районның алдынгы механизаторы Марат Хафизовка һәм "Ватан" ачык акционерлык җәмгыяте сыер савучысы Алсу Вәлиуллинага бирелде. Төрле-төрле шарларның һавага күтә-релүе һәм фейерверклар Сабантуйның төп ярышы - милли көрәш башлануны белдерде. Бер үк вакытта концерт та башланып китте, аның программасында иң яхшы башкаручылар - республика фестивальләре һәм конкурсларында җиңүчеләрнең номерлары. Аларның күбесенең исемнәре биектаулыларга яхшы таныш. Тамашачылар республиканың Атказанган артисты Клара Хәйретдинованы көчле алкышлар бе-лән каршы алдылар, ул якташлары өчен үз репертуарындагы иң яхшы җырларны башкарды. Халык Дөбъязның "Аяз" балалар ансамбле, Балалар иҗат йортының "Балкыш" хореография коллективын, "Мирас" бию дуэтын һәм башкаларны да җы-лы каршылады. Казан шәһәреннән килгән "Гөл-ләр" вокаль ансамбле, танылган җырчыларыбыз Альбина Апанаева, Винарис, Резедә Кадыйрова, Эльнар Сабирҗанов һәм башкалар да чыгышлары белән мәйданга җыелучыларны сөендерделәр.
Көрәш белән бер үк вакытта спортның башка төрләре буенча да ярышлар башланды. Болар - гер күтәрү, бокс, армрестлинг, таяк, аркан тартышу, тхэквондо. Мәйдандагы халык уеннары катнашучыларны да, җанатарларны да үз тирәсенә күп җыйды. Сабантуйга килүчеләр, нинди генә яшьтә булуларына карамастан, рәхәтләнеп чүлмәк ваттылар, капчык киеп тә, чиләк күтәреп тә йөгерделәр, катыктан тәңкә дә эзләделәр, "дүрт аяклы" чаңгыда да йөрделәр, бүрәнә өстендә капчык белән дә сугыштылар. 23 метр биеклектәге багана башына "кунган" әтәчне тиз генә җиргә төшерә алмасалар да, бу төрдә дә иң җитезе табылмый калмады.
Сабантуеның йөзек кашы - милли көрәш өч келәмдә барды. Судьялар итеп абруйлы арбитрлар билгеләнгән иде. Дүрт сәгатькә сузылган киеренке көрәш-тән соң төрле авырлыкта җиңүчеләр ачыкланды. Сабантуйга йомгак ясаганда призлы урыннарны алучыларның исемнәре аталды: 65 килограммга кадәрле авырлыкта җиңүчеләр - 1, 2, 3 урыннарны яулаучылар Нәфис Миңнебаев, Айнур Гыйниятуллин, Рөстәм Идрисов булды. 75 килограммга кадәрге авырлыкта 1 нче урында - Камил Фәтхуллин (Битаман), 2 нче урында - Ленар Шәяхмәтов (Айбаш), 3 нче урында - Динар Минҗанов (Биектау). 85 килограммга кадәрле авырлыкта - Марат Хуҗиев, Айнур Шәйдуллин һәм Николай Бирюлинцев, 100 килограмга кадәрле авырлыкта - Илнар Шәяхмәтов, Фәнис Сөнгатуллин Һәм Тимур Кормаков. Иң авыр үлчәүдә - Радик Фәйзуллин, Фәрхәт Әгъзәмов һәм Данис Сәлахетдинов. Яшь көрәш-челәр арасында призерлар Тимур Кормаков, Ленар Нуриев һәм Рамил Габдрахманов. Яшь кө-рәшчеләр арасында абсолют батыр булып унҗиде яшьлек Тимур Кормаков калды. Ветеран көрәш-челәр арасында иң көчлеләр Рәис Низамиев, Фидаил Сираҗиев һәм Закир Хәйруллин.
Бу көнне 12 төр буенча авыл җирлекләрендәге сезонлы уеннарга йомгак ясалды. Спорт эше буенча җиңүчеләр Биектау, Чыпчык һәм Олы Кавал авыл җирлекләре булды. Аларның башлыкларына акчалата премияләр тапшырылды.
Сабантуйның иң көтел-гән һәм иң тантаналы мизгеле якынлаша. Район Сабантуеның абсолют батыры дигән исемне яулау өчен көрәш башлана. Радик Фәйзуллин белән Марат Хуҗиев арасында озак дәвам итмәгән көч сынашудан соң абсолют батыр итеп узган елгы чемпион - Олы Кавал авылыннан Радик Фәйзуллин танылды.
Җиңүчеләр билгеле, нә-тиҗәләр ясалды. Бәйрәм-нән соң авыл халкы өчен киеренке җәйге эшләр: азык хәзерләү, чәчүлекләрне карау башлана, алда урып-җыю көтә. Һава торышы әлегә игенчеләргә каршылыклар тудырмый. Иншалла, җәй йомгаклары да шатлыклы булыр.

Рәсемнәрдә: Сабантуй мизгелләре
А.Тимонин фотосы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев