Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Язгы кыр эшләрен кыска срокларда сыйфатлы итеп уздырырга

Туфрактагы дымның максималь дәрәҗәсен саклау өчен районда язгы кыр эшләрен кыска срокларда уздырырга кирәк. 63704 гектар мәйданда дым каплатырга, 20026 гектарда бөртекле сабан культураларын, 2485 гектар мәйданда рапс, 9768 гектарда азык культураларын чәчәргә һәм 705 гектарда бәрәңге һәм яшелчәләр утыртырга кирәк. Билгеләнгән эш күләмен башкару өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре...

Туфрактагы дымның максималь дәрәҗәсен саклау өчен районда язгы кыр эшләрен кыска срокларда уздырырга кирәк. 63704 гектар мәйданда дым каплатырга, 20026 гектарда бөртекле сабан культураларын, 2485 гектар мәйданда рапс, 9768 гектарда азык культураларын чәчәргә һәм 705 гектарда бәрәңге һәм яшелчәләр утыртырга кирәк.

Билгеләнгән эш күләмен башкару өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан эш планнары төзелде, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау өчен финанс ресурслары билгеләнде, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, югары уңышлы элиталы орлыклар сатып алынды, авыл хуҗалыгы техникасы ремонтланды, механизаторларны, агрономнарны, инженерларны республиканың әйдәп баручы үсемлекчелек белгечләрен җәлеп итеп укыту уздырылды, язгы кыр эшләрендә катнашучыларга хезмәт хакы һәм матди кызыксындыру шартлары эшләнде.

Реклама

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә 2013 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс уздырылды. Смотр нәтиҗәләре буенча 58 балл җыйган «Бөреле» ябык акционерлык җәмгыятендә, «Серп и молот» җаваплылыгы чикле ширкәтендә, «Битаман»да (57,7 балл) кырга чыгарга әзерлекнең югары дәрәҗәсе билгеләп үтелде. Уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча "Татмелиорация-Агро", "Агроторгстрой", "Каенлык", СХП "Ватан"га әзерлек эшләрен активлаштырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев