Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Яшьләр фатир алачак

Торак алуга субсидия бирү турындагы сертификатны тапшыру өчен Биектау муниципаль районы администрациясенә балалар йортында тәрбияләнгән Надежда Сергухина белән Роман Яруллинны чакырдылар. Яшьләргә алар өчен кыйммәтле һәм әһәмиятле документны тапшырып, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин аларга хәер-фатихасын җиткерде. Тормыш һәр кешене үзенчә сыный: акча, мавыгулар, авырлыклар белән. Ләкин беркайчан да башны салындырырга,...

Торак алуга субсидия бирү турындагы сертификатны тапшыру өчен Биектау муниципаль районы администрациясенә балалар йортында тәрбияләнгән
Надежда Сергухина белән Роман Яруллинны чакырдылар.
Яшьләргә алар өчен кыйммәтле һәм әһәмиятле документны тапшырып, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин аларга хәер-фатихасын җиткерде. Тормыш һәр кешене үзенчә сыный: акча, мавыгулар, авырлыклар белән. Ләкин беркайчан да башны салындырырга, күңел төшенкелегенә бирелергә ярамый, илеңә, республикаңа ышанырга, үз районыңны яратырга кирәк, диде ул һәм элек балалар йортында тәрбияләнгән яшь-ләргә бәхет теләде.
Бу 910800 сумлык сертификат ятим балаларга аерым фатир бирүне гарантияли. 22 яшьлек Надяга, 20 яшьлек Романга үз тораклары бүген бик кирәк. Алар Казан педагогия колледжын тәмамлаганнар. Н.Сергухина балалар бакчасы тәрбиячесе һәм физинструктор белгечлеге алган, әлегә фатирда тора. Р.Яруллин исә физкультура укытучысы дипломы алган, уку тәмам, димәк, якын арада тулай торактагы урынны бушатырга кирәк.
Фатирларны яшьләр Дәүләт торак фонды аша төзелеп ятучы күп фатирлы йорттан алачаклар. Бер кешегә социаль норма 33 квадрат метр тәшкил итә. Әгәр алар зуррак мәйданга мохтаҗ булса, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән уңайлы шартларда - 7 процент күләмендәге еллык өстәмә түләү белән 15 елга социаль ипотека килешүе төзи алалар.
Субсидия бирү турындагы сертификатларны шушы көннәрдә Ләйсән Нурмиева һәм Алена Сергухина да алдылар.

Рәсемдә: Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Надежда Сергухина һәм Роман Яруллинга сертификат тапшыра.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев