Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Яшәү һәм эшләү урыныбыз шушында

Дачное поселогы Казансу ярларына терәлеп диярлек, төрле яктан урман әйләндереп алган матур урынга урнашкан. Әле күптән түгел генә ул районның иң төзекләндерелгән авылларыннан санала иде. Шәһәр тибындагы поселокта КДВМА өйрәнү хуҗалыгы хезмәткәрләре барлык уңайлыклары булган квартираларда яшәделәр. Әмма соңгы ике дистә елда поселокның һәм анда яшәүчеләрнең элекке тыныч тормышы нык...

Дачное поселогы Казансу ярларына терәлеп диярлек, төрле яктан урман әйләндереп алган матур урынга урнашкан.

Әле күптән түгел генә ул районның иң төзекләндерелгән авылларыннан санала иде. Шәһәр тибындагы поселокта КДВМА өйрәнү хуҗалыгы хезмәткәрләре барлык уңайлыклары булган квартираларда яшәделәр.
Әмма соңгы ике дистә елда поселокның һәм анда яшәүчеләрнең элекке тыныч тормышы нык үзгәрә башлады. Өйрәнү хуҗалыгы таркалу белән авыл җитештерү базасыннан, ә кешеләр эштән мәхрүм калдылар. Проблемалар ел саен арта бара. Шушы көннәрдә Дачное поселогында
яшәүчеләрнең райондагы барлык службалар вәкилләре катнашкан җыелышында сүз менә шушы проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында барды да.
Халыкның тормышын яхшырту өчен поселокта нәрсәләр эшләнүе һәм нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклек турында авыл җирлеге башлыгы Евгений Ларин сөйләде. Дачноеда 740 кеше яши, шуларның 142 се пенсионерлар, 119 ы - 18 яшь-кә кадәрге балалар. Поселоктагы бюджет учреждениеләре хезмәткәрләреннән кала, хезмәт яшендәгеләр шәһәрдә, район үзәгендә һәм күрше авылларда эшлиләр. Халык заман тормышына хас барлык уңайлыклардан: су, газ, электр, телефоннан, Интернеттан файдалана, 170 шәхси автомашина бар.
- Производство булмау күп проблемаларны хәл итүне катлауландыра, - диде Е.А.Ларин. - Көчле бизнес килсә, ул эшне җанландырып җибәрер, хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә авыл җирлегенә ярдәм итәр иде.
Җыелышта Биектау муниципаль районы башкар-ма комитеты җитәкчесе Раил Әюп улы Зәйнуллин һәм район башлыгы урынбасары Раушан Нур кызы Хәйруллина катнашты. Анда шулай ук район Советына депутатлыкка кандидат, «ТРның бәрәңге җитештерүчеләр ассоциациясе» җитәкчесее Марат Тәлгать улы Гайнетдинов та булды. Ул поселоктагы эшләрнең торышы белән танышты һәм анда яшәүчеләргә төрле яклап булышырга сүз бирде.
Отчетлар белән авыл җирлегендәге учреждениеләр җитәкчеләре чыгыш ясады. Дачное поселогының гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры урынбасары Владимир Лукин узган елда мәктәп-тә уңай якка нинди үзгәрешләр булуын җентекләп сөйләде. Мәктәп 1987 елда төзелгән һәм киләсе елга анда 25 еллык юблейны билгеләп үтәргә җыеналар. Мәктәп 190 урынга исәпләнгән, әмма анда хәзерге вакытта бары 57 бала гына укый. Агымдагы елның 10 аенда поселокта 10 сабый дөньяга килгән, бу мәктәпнең киләчәге булуга өмет уята. Быел биредә ремонт уздырганнар: 56 тәрәзәне пластикка алмаштырганнар, буя-ганнар, агартканнар, спортзалның түбәсен ремонтлаганнар. Мәктәп коллективы барлык район чараларында актив катнаша, иҗади конкурсларда призлы урыннар яулый.
Балалар бакчасы мөдире Наталья Семенова сөйләвенчә, поселоктагы 3 яше тулган барлык балалар мәктәпкәчә балалар учреждениесендә урыннар белән тәэмин ителгән, анда 27 бала йөри, 3 яшьтән кечерәк 6 бәләкәч чиратта тора.
Балалар бакчасы бинасы 1966 елда төзелгән, хәзер тәрәзә рамнарын, электр үткәргечләрен, шкафчыкларны, бакчаны әйләндереп алган койманы алыштырырга кирәк, уенчыклар да иске.
Наталья Валерьевна беседка төзегән, аны буяган әти-әниләргә рәхмәт белдерде. Уртак тырышлык белән 35 карават, коры бассейн алганнар. Вакыт-вакыт финанслауда тоткарлыклар килеп чыкса да, балаларны ашату начар түгел.
Поселокта яшәүчеләргә медицина хезмәте күр-сәтүнең торышы турында фельдшер Светлана Кириллова мәгълүмат бирде, ул даими рәвештә флюорографик тикшере-нүнең әһәмиятен ассызыклады.
Җыелышта катнашучылар торак хуҗалары ширкәте рәисе Евгений Семеновның чыгышын зур игътибар белән тыңладылар. Аның сөйлә-венчә, соңгы еллар эчендә 7 йорт индивидуаль җылыту системасына күчерелгән, медпункт ягына баручы суүткәрү челтәре ремонтланган һәм реконструкцияләнгән, №10 нчы йортка баручы су челтәре алыштырылган. ТКХ исәпләүләре айга 240 мең сум тәшкил итә, ә шуның белән бер үк вакытта халыкның бурычы 646 мең сумга җыелган. Явыз төстә түләмәүчеләргә карата 200 мең сумны түләтү турында эшләр суд приставларына җибәрелгән.
Яшәүчеләрнең йортларны ремонтлау, авария хәлендәге йортта яшәүчеләргә фатир бирү, җир участоклары бирү буенча күпсанлы сорауларына район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин һәм районның тиешле хезмәтләре белгечләре җавап бирде.
- Якын арада Дачное поселогында 2 яңа йорт төзеләчәк: берсе - авария хәлендәге йортта яшәүчеләр өчен, икенчесе - соципотека буенча, - диде ул. - Учхоз вакытында күп нәрсә федераль милектә иде, хәзер безнең баланска күпер, мәдәният йорты, кибетне тапшыру процессы башланды, аннан соң без аларга ремонт уздыра алабыз. Яңа су скважинасы төзергә планлаштырабыз.
Сорауларның барыннан күбрәге №26 йортта, шулай № 8 һәм 9 йортларда яшәүчеләр тарафыннан әйтелде. 26 нчы йорт авария хәлендәге торактан күченү программасына кергән. Әмма программаның шартлары бөтенесен дә канәгатьлән-дерми. Җыелышта килешүгә ирешелде, чөнки һәр гаилә буенча мәсьә-лә индивидуаль рәвештә башка район хезмәтләрен җәлеп итеп хәл кыланачак. 8 һәм 9 нчы йортларга килгәндә, аларны капиталь ремонтлау 2013-2014 нче елларга планлаштырылган.
Дачное поселогы шәхси йорт төзү өчен иң җәлеп итә торган урын. Әмма анда яшәүчеләр җир участокларын алуда кыенлык кичерәләр.
- Безгә монда яшисе, эшлисе, балалар үстерәсе бар, - диде барлык авылдашлар исеменнән чыгыш ясаучыларның берсе. - Без үзебез 20-30 еллап эшләгән үз җиребездә йорт салу хокукына ия булырга телибез.
Җыелышта шәһәр белән ике арада автобус йөртү, зиратны төзекләндерү һәм фатир өчен түлә-мәүчеләр һәм эчкечеләрне социаль торакка кү-черү мөмкинлеге турында сораулар яңгырады.
Җыелыш азагында авыл җирлеге башлыгы Е.Ларин барысын да сайлауларда актив катнашырга чакырды.
Р. АБЗАЛОВА.
Рәсемнәрдә: Дачное бистәсендә агымдагы елның ун аендагы эшләргә багышланган отчет җыелышында.
А. Тимонин фотосы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев