Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Ярату, хөрмәт хисләре суынмаган

Алан-Бәксәрдән Нәбиха апа һәм Нуриәхмәт абый Мәрдәновлар гаиләсендә шушы көннәрдә бик күңелле вакыйга булды - аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дигән медаль тапшырдылар. Нуриәхмәт абый - элекке тракторчы, ә Нәбиха апа гомере буена сыер савучы булып эшләгән, күп тапкырлар призлы урыннарны яулаган. Хезмәтен күңел биреп башкаргач, малкайларны яратып карагач, уңышлар...

Алан-Бәксәрдән Нәбиха апа һәм Нуриәхмәт абый Мәрдәновлар гаиләсендә шушы көннәрдә бик күңелле вакыйга булды - аларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дигән медаль тапшырдылар.

Нуриәхмәт абый - элекке тракторчы, ә Нәбиха апа гомере буена сыер савучы булып эшләгән, күп тапкырлар призлы урыннарны яулаган. Хезмәтен күңел биреп башкаргач, малкайларны яратып карагач, уңышлар да читләтеп узмаган. Авыл җирендә һәр хуҗалыкта мал-туар - сыер, сарыклар, дуңгызлар, тавык-чебешне күп итеп асрыйлар. Нәбиха апа да, олы яшьтә булуына карамастан, үгез, сыерлар тота. Бакчачылар җәй буе аннан яңа сауган сөт алалар. Йорт янындагы бакчасы да күп вакыт сорый. Ә анда барысы да тәртиптә - карап торуы да рәхәт. Яшелчәләр, хуш исле тәмләткечләр утыртылган түтәлләр тезелеп киткән, теплицасы да бар. Бәрәңгене басуга утырталар икән. Бөтенесе дә үзләренеке - экологик яктан чиста ризыклар.

Мәрдәновлар 1962 нче елда өйләнешәләр. Өч ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Инде балалары үзләре гаилә корганнар, әти-әниләренә оныклар бүләк ит-кәннәр. Илһам, Ислам һәм Илшат балачактан эшкә өйрәнеп үскәннәр, элек комбайнда эшләгәннәр, ә хәзер - Татавтодорның Дөбъяз участогында хезмәт куялар. Төп йортта хатыны һәм балалары белән Илшат калган.

- Яшьләр белән тату яшибез, аларга булыша алуыбызга сөенәбез, - диделәр ир белән хатын бертавыштан.

Бер-береңне хөрмәт итеп һәм яратып, тату, нык гаилә булып яшәү үз улларыңа һәм кызларыңа гына түгел, ә бәлки авылдашларыңа, башка кешеләргә дә матур үрнәк. Гаиләдәге мөнәсә-бәтләрне якты, җылы итеп саклау кебек күркәм гадәт еллар узу белән ныгый бара. Ә инде нәкъ менә шушылай яшәү үрнәге күз алдында икән, монысы бигрәк тә яхшы. Кичә районда Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышлап уздырылган бәйрәмдә Мәрдәновларга лаеклы бүләк тапшырылды.

Нәбиха апа һәм Нуриәхмәт абый! Сезне чын күңелдән Гаилә көне һәм лаеклы бүләк алуыгыз белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхет, иминлек, җан тынычлыгы, күтәренке кәеф телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев