Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Яңа уңыш ашлыгы килә башлады

Быел табигать авыл кешеләренә күңелле булмаган тагын бер сюрприз әзерләде булса кирәк. Башта яңгырлар булмау һәм эсселек бөртеклеләргә яхшылап үсәргә ирек бирмәде, ә хәзер - урып-җыю башлангач, туктаусыз коючы яңгырлар болай да аз булган уңышны югалту белән яный. Игенчеләргә еш кына экстремаль шартларда эшләргә туры килә, чөнки теләсә кайсы уңайлы...

Быел табигать авыл кешеләренә күңелле булмаган тагын бер сюрприз әзерләде булса кирәк. Башта яңгырлар булмау һәм эсселек бөртеклеләргә яхшылап үсәргә ирек бирмәде, ә хәзер - урып-җыю башлангач, туктаусыз коючы яңгырлар болай да аз булган уңышны югалту белән яный.

Игенчеләргә еш кына экстремаль шартларда эшләргә туры килә, чөнки теләсә кайсы уңайлы сәгатьтә тулы куәткә эшләп калырга тырышалар: комбайннар суктыруга чыга. Кырлардан бер-бер артлы ашлык төягән машиналар китә.

Икмәкне Коркачык икмәк кабул итү предприятиесенә илтәләр. Монда ашлык эшкәртелеп, сакларлык кондициягә җиткерелә, аннан соң саклауга салына.

- Предприятие ашлык кабул итүгә тулысынча әзер, - диде Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе директоры Нияз Гарипов. - Складлар чистартылды, корткычларга каршы эшкәртү уздырылды, биналар утка чыдам катнашма белән эш-кәртелде. 13 июньдә комиссия объектны кабул итте, яңа уңыш ашлыгын саклауга барысының да әзер булуын белдерде. Бездә бердәм коллектив эшли. Алар барысы да зур эш тәҗрибәсенә ия белгечләр, җаваплы кешеләр. Барлык дүрт киптергеч һәм унөч склад ашлык кабул итәргә әзер. Хәзерге вакытта предприятиенең гомуми сыешлыгы 40 мең тонна тәшкил итә.

Инде менә күп еллардан бирле икмәк төягән беренче машина ерак түгел урнашкан "Бөреле"дән килә. Быел да шулай булды: 17 июльдә Бөреле шоферы Әнәс Шаһиев уҗым арышының беренче партиясен китергән.

Биредә машиналарны тәүлек буена каршы алалар, ашлыкны тикшерәләр, кузовларны бушаталар. Йөк машиналарына санаулы минутларда хезмәт күр-сәтелә.

Ашлыкның сыйфатын тикшерү өчен предприятиедә аттестацияләнгән җитештерү-техник лабораториясе бар, ул икмәкнең сыйфатын билгеләргә мөмкинлек бирә торган приборлар һәм җиһазларның тулы комплекты белән тәэмин ителгән. Лаборатория хезмәткәрләре, чүплелеген, дымлылыгын тикшерү, тиешле контроль язулар язу өчен беренче эш итеп ашлыкны ала. Лаборатория мөдире Гөлсинә Нәгыймова предприятиедә инде 11 ел эшли. Аның кулы аша никадәр ашлык узгандыр, санап бетерерлек түгел. Хәтта катлаулы анализларсыз да бер караудан ук нинди сыйфаттагы ашлык килүен чамалый. Техник-лаборантлар Ләйлә Кәлимуллина һәм Сәрия Имамова да яңа кешеләр түгел, шуңа күрә дә тикшерү нәтиҗәсенең дөреслеге бернинди дә шик тудыра алмый.

Бушатылганнан соң, ашлык эшкәртү стадиясен уза. Быелгы урып-җыю катлаулы һава торышы шартларында уздырыла. Комбайннар кырга өзлексез коеп явучы яңгырлар туктаган арада чыга һәм җыелган барлык ашлык шунда ук машиналар белән Коркачыкка җи-бәрелә, анда ул киптерелә һәм складларга салына. Булган дүрт киптергечтән әлегә икесе генә тулы куәтенә эшли, чөнки ашлыкны әлегә бирегә китерә башлыйлар гына.

Ашлык кабул итү предприятиесенә быелгы уңыш безнең районның "Бөреле", "Татмелиорация-Агро", "Әсән", "Суыксу", "Каенлык", "Высокогорское" кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән генә түгел, Лаеш, Питрәч районнарыннан да китерелгән. Бүгенге көндә Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе 100 тонна бодай һәм 300 тонна арыш кабул иткән. Әлегә бөтен ашлык дәүләт заказына тапшыруга - агролизинг буенча бурычны каплауга китеп бара. Мәсәлән, "Бөреле" акционерлык җәмгыяте "Рацин" дәүләт унитар предприятиесе алдында бурычын тулысынча каплаган.

Техник чаралар ярдәмендә, предприятие эшчеләре кыска срокларда саклау өчен ашлык массасын киптерә-ләр, сортлыйлар, ашлыкның эре партияләрен яңадан эшкәртүчеләргә әзерлиләр. Аларга уңайлы булсын өчен предприятие территориясенә керә торган тимер юллар каралган. Дөрес, хәзер, икмәк кабул итү предприятиесе директоры Нияз Гарипов сүзләренчә, йөк транспортына өстенлек бирелә, чөнки ул арзанракка төшә.

...Игенчеләрнең күңеле күтәренке, һәм, һава торышының көйсезлегенә карамастан, уңышны югалтуларсыз җыеп алырга исәп тоталар. Коркачыкта ашлык кабул итү дәвам итә һәм кара көздә генә тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев