Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Яңа объектлар төзелә

Безнең шәһәр яны районының тышкы йөзенең көннән-көн яхшы якка үзгәрүе күңелле. Соңгы өч ел эчендә шундый киң колач җәйгән төзелеш монарчы булмаган да иде. Яңа объектларны файдаланышка кертү белән аның янындагы территориянең дә тышкы йөзе үзгәрә: тротуарларга брусчатка җәелә, чәчәклекләр ясала, фонарьлар куела. Боларның барысын да күрми калу мөмкин түгел....

Безнең шәһәр яны районының тышкы йөзенең көннән-көн яхшы якка үзгәрүе күңелле. Соңгы өч ел эчендә шундый киң колач җәйгән төзелеш монарчы булмаган да иде.

Яңа объектларны файдаланышка кертү белән аның янындагы территориянең дә тышкы йөзе үзгәрә: тротуарларга брусчатка җәелә, чәчәклекләр ясала, фонарьлар куела. Боларның барысын да күрми калу мөмкин түгел.

12 июньдә Биектау авылының Луговая урамындагы 30 нчы күпфатирлы йортта яңа өйгә күчү тантанасы булды. Анда сугыш ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары, сугышта катнашучыларның толлары, шулай ук "Социаль ипотека" программасы буенча бюджет өлкәсендә эшләүчеләр фатирлар алдылар.

Файдалануга биреләчәк йорт турында мәсьәлә белән редакция башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча буенча урынбасары Алмаз Хәкимовка мөрәҗәгать итте.

- Быел 27 фатирлы ике йортны Бөреле җәнлек совхозында бирәбез, 27 фатирлы бер йорт Коркачык станциясендә һәм 60 фатирлы йорт Биектау авылының Колхозная урамында, - диде ул.

Моннан тыш, күченүчеләрне кабул итүгә Дачный поселогындагы ике 18 фатирлы йорт инде әзер. Барлык шушы объектларны файдаланышка керткәннән соң, торак белән фатирга сертификат алган ятим балалар, 14 ветеран һәм тол, шулай ук соципотека буенча бюдҗет өлкәсе хезмәткәрләре тәэмин ителәчәк.

Төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегендә безнең хәбәрчебезгә якын киләчәктә нәрсә планлаштырылуы турында сөйләделәр. Биектау станциясендә беренче 9 катлы 285 фатирлы йортка инде нигез салынган. Авария хәлендәге торактан кешеләрне күчерү өчен авылда һәм район үзәгендәге Мәктәп урамында йортлар төзү мәсьәләсе карала.

Башка иҗтимагый әһәмиятле объектларга килгәндә, Боз сарае ачылышы да еракта түгел. Аның янында кунакханә комплексы барлыкка киләчәк. Шулай ук Пермяк юлы юнәлешендә ЗАГС бүлегенә биналар белән Никахлашу сарае төзеләчәк. Өченче кварталда "бердәм тәрәзә" принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп вазифалы үзәк ачылачак. Монда җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, росреестр, кадастр палатасы, нотариус, банк бүлекчәсе һәм башкалар урнашачак.

Моннан тыш Полковая урамында, 2 нче Биектау мәктәбе янында шәхси йорт та төзелә.

Әмма район үзәгендәге төзекләндерү һәм төзелеш - Биектау муниципаль районында аның башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә тормышка ашырылучы программаның бер өлеше генә. Бара торган үзгәрешләр турында газета үз укучыларына хәбәр итеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев