Биектау районы яңалыклары

"Биектау хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
КӨН ТЕМАСЫ

Хатын-кызларга һәр бала өчен өстәмә пенсия баллары бирергә тәкъдим ителде

Россия Дәүләт Думасында хатын-кызларга һәр туган бала өчен өстәмә пенсия баллары исәпләүне закон белән беркетергә тәкъдим ителде. Инициатива депутат Каплан Панеш тарафыннан күтәрелде, хәзерге вакытта ул карала.

Һәр бала өчен күпме пенсия баллы тәкъдим ителә

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Каплан Панеш (ЛДПР фракциясе) хатын-кызларга һәр туган бала өчен өстәмә пенсия баллары исәпләүне пенсия турындагы законнарда беркетергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, ана булу дәүләт тарафыннан рәсми хезмәт кебек үк бәяләнергә тиеш.

Депутат тәкъдименә ярашлы, пенсия баллары балалар санына карап исәпләнергә тиеш. Беренче бала өчен — 3 балл, икенче бала өчен — 5 балл, өченче бала өчен — 7 балл, дүртенче һәм аннан соң туган һәр бала өчен 10 балл бирү тәкъдим ителде.

«Ана булу — дәүләт рәсми хезмәт белән бер дәрәҗәдә бәяләргә тиешле хезмәт. Бүген Россиядә балалар тәрбияләүгә үзен багышлаган хатын-кызларга бала карау чоры өчен пенсия баллары исәпләнә, әмма бу системаны үстерергә һәм киңәйтергә кирәк», — дип билгеләп үтте Каплан Панеш.

Пенсиягә нинди өстәмә түләү булырга мөмкин

Пенсия баллары киләчәктәге пенсия күләменә турыдан-туры йогынты ясый. 2026 нчы елда бер пенсия баллының бәясе 156,76 сум, ә билгеләнгән түләү күләме 9 584,69 сум тәшкил итә.

Парламентарий мисал да китерде. Әгәр хатын-кыз дүрт бала тапкан һәм һәр бала өчен 8,1 балл (барлыгы 32,4 балл) алган булса, аның айлык пенсиясенә өстәләчәк сумма 5 мең сумнан артып китәчәк.

2026 нчы елдан нинди үзгәрешләр гамәлгә керде

2026 нчы елның 1 нче гыйнварыннан балалар карау чорын хезмәт стажына кертүгә кагылышлы чикләү бетерелде. Моңа кадәр гомуми исәптә алты елдан артык вакыт стажга кертелми иде.

Хәзер һәр бала өчен яшь ярымга кадәрге карау чоры тулысынча хезмәт стажына кертелә. Өченче һәм аннан соңгы һәр бала өчен бер еллык карау чоры өчен 5,4 пенсия баллы исәпләнә.

Күп балалы аналар шулай ук вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия. Өч бала үстергән аналар — 57 яшьтә, дүрт бала үстергәннәр — 56 яшьтә, биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгәннәр 50 яшьтә пенсиягә чыга ала.

Закон проектының киләчәге

Хәзерге вакытта әлеге инициатива карала. Кабул ителгән очракта, ул күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәмен көчәйтергә һәм балалар тәрбияләүгә гомерен багышлаган хатын-кызларның пенсия белән тәэмин ителү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкин.

Мәсьәлә алга таба Дәүләт Думасының профиль комитетларында эшләп бетереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев