Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ТЫРЫШЛЫК БУШКА КИТМИ

"Биектау муниципаль районының иң яхшы оешмасы" конкурсында агымдагы елның икенче һәм өченче кварталлары нәтиҗәләре буенча җиңүче булып "Поворотный круг" җаваплылыгы чикле җәмгыяте танылды. Бу производство Биектау авылында элеккеге "Спецавтогазтехника" базасында әле күптән түгел генә төзелде. Аны яшь, энергияле җитәкче Василий Гнедин җитәкләде. Бу предприятиедә квалификацияле эшчеләр эшли, аларга лаеклы хезмәт...

"Биектау муниципаль районының иң яхшы оешмасы" конкурсында агымдагы елның икенче һәм өченче кварталлары нәтиҗәләре буенча җиңүче булып "Поворотный круг" җаваплылыгы чикле җәмгыяте танылды.
Бу производство Биектау авылында элеккеге "Спецавтогазтехника" базасында әле күптән түгел генә төзелде. Аны яшь, энергияле җитәкче Василий Гнедин җитәкләде. Бу предприятиедә квалификацияле эшчеләр эшли, аларга лаеклы хезмәт хакы түләнә. "Поворотный круг" сәнәгать өчен кирәкле продукция эшләп чыгарып кына калмый, хәйрия акцияләрендә һәм муниципаль программаларда да катнаша.
Финанс-хуҗалык эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен бу предприятие Кубок һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.
Рәсемдә: Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәлимуллин "Поворотный круг" җаваплылыгы чикле җәмгыяте җитәкчесе В.А. Гнединны "Биектау муниципаль районының иң яхшы оешмасы" конкурсында җиңү белән котлый.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев